«Коррупциягә каршы бергә!»

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Коррупциягә каршы социаль рекламасына «Коррупциягә каршы бергә!» Халыкара яшьләр конкурсы игълан ителде. Чараны Рәссәй Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра. Бу конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган яшь кешеләр чакырыла. Конкурс эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк. Эшләрне кабул итү 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр ике номинациядә - «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик» www.anticorruption.life конкурсының рәсми сайтында башкарылачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча кереп алырга мөмкин: https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2333435.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International