Быел Яр Чаллыда ябык футбол манежын файдалануга кертү планлаштырыла. Автокаладагы спорт объекты ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында төзелә.
Футбол манежын төзү ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе контролендә тора. Ел дәвамында балаларга футбол белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк яңа спорт объекты Гренада паркында урнашачак.
Хәзерге вакытта объектта төзүчеләр тарафыннан административ-көнкүреш корпусының тимер-бетон корылмалары, манеж фундаменты эшләнгән. Манежның тимер корылмаларын торгызу эше 50%ка башкарылган.
Ябык футбол манежын тапшыруның якынча вакыты 2020 елның сентябренә билгеләнгән.