Бүген, 6 нчы февральдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 100дән артык инспекторы дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру өчен планшет компьютерлар алды. Планшет сатып алуга субсидия мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төбәк проектларына ярдәм итү турындагы килешү кысаларында федераль бюджеттан бирелгән. Проект контроль-күзәтчелек эшчәнлеген автоматлаштыру максатында гамәлгә ашырыла.
Планшет инспекторга проект документациясен цифрлы рәвештә карау, күзәтчелек объектлары буенча җитешсезлекләрне фотога төшерү, контроль-күзәтчелек чарасы барышында норматив-хокукый актларның, технологик карталарның электрон версияләрен карау мөмкинлеген бирә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 нче елдан башлап, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, әлеге документларны кәгазьдә кабул итүдән баш тартып, күзәтчелекне гамәлгә ашыру кысаларында төзүче оешмадан проект документациясен нәкъ менә электрон рәвештә генә кабул итүне максатка ярашлы дип саный. Шулай итеп, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруның сыйфат дәрәҗәсе һәм нәтиҗәлелеге артачак.
Капиталь төзелеш объектларының төзелешен, үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнбатыш территориаль орган (Арча шәһәре) консультанты Орлова Татьяна Викторовнага "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 31 гыйнварында узган Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хезмәткәргә аерымлылык билгесен шәхсән үзе тапшырды.
Татьяна Орлова Инспекциядә 14 ел эшләгән, әйдәп баручы белгеч буларак башлаган, 2009 елдан – консультант статусында, Татарстан Республикасы һәм тармакны үстерү эшенә җитди өлеш керткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәткәр Инспекциягә аерым структура буларак нигез салынганнан бирле эшли. Вазыйфаи бурычлары нигезендә Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнарында капиталь төзелеш объектларының сыйфатын контрольдә тота.
"Мин намуслы хезмәтемә әлеге бүләк аша җиткерелгән хөрмәт өчен рәхмәт әйтәсем килә, – дип билгеләп үтте Татьяна Орлова. – Мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Эшемә һәрчак җаваплы һәм җентекле карыйм, бу шулай булырга тиеш тә, чөнки безнең эшчәнлектәге күзәтчелек башкача була да алмый. Безнең бурыч – биналарның һәм корылмаларның файдаланган вакытта ныклы һәм ышанычлы булуын тәэмин итү".
Хезмәттәшебезне котлыйбыз, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе файдасына алга таба да уңышлар телибез!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары тикшерүләр буенча эшләнгән һәм расланган программа нигезендә 2020 елның 3 февраленнән 7 февраленә кадәр Казан шәһәренең Павлюхин урамы буенча урнашкан "Гаилә ялы үзәге" объектына карата тикшерү үткәрә.
Бинаның гомуми мәйданы – 137696,9 кв. метр, катлар саны – 5.
Бинада күңел ачу мәйданчыклары, ял итү зоналары, кафе һәм кибетләр, кинозаллар урнашачак. Проект буенча цоколь һәм беренче катлар паркинг өчен каралган.
Хәзерге вакытта каралган проект документларына ярашлы рәвештә декоратив фасадны монтажлау, эчке бизәкләү эшләре, кинотеатрларның металл конструкцияләрен монтажлау һәм эчке инженерлык челтәрләрен ясау эшләре бара.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле материаллар төзеләчәк.
Төзелеп беткән капиталь төзелеш объектын төзүче оешма 2020 елның 1 кварталы ахырында тапшырырга планлаштыра.
2020 елның гыйнваре өчен коррупциягә каршы бюллетень чыкты
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Бюллетеньдә корупциягә каршы көрәш өлкәсендә булган яңалыклар белән таныштырыла.
Тулырак мәгълүматны Инспекциянең рәсми сайтында, http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2216223.pdf сылтамасы буенча «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә табарга була.
Төбәк төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру механизмын камилләштерү максатларында, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2020 елның 28 гыйнварында ведомствоның Әлмәт шәһәрендәге Көньяк-Көнчыгыш территориаль органында электрон формадагы проект документациясенә күчү һәм аны гамәлдә куллану мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды.
Яңа схеманың актуальлеге күзәтчелек процедурасын цифрлаштыру зарурлыгына бәйле, бу дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру вакытында барлыкка килә торган мәсьәләләрне оператив хәл итү, шулай ук төзелеш эшләрен контрольдә тотуны яңа дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеген бирәчәк.
Цифрлы икътисадны үстерү концепциясе күп юнәлешләр буенча, шул исәптән төзелештә дә, үсешне исәпкә ала. Дәүләт экспертизасы кысаларында үзгәрешләр булды инде.
Гамәлдәге законнар нигезендә, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясындагы 5.3 пункты нигезендә, проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре, шулай ук проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү өчен кирәкле башка документлар электрон формада тапшырыла.
Иң консерватив дәүләт институтларының берсе буларак дәүләт төзелеш күзәтчелеге системасы хәзерге вакытта сизелерлек үзгәрешләр күрсәтә, әле берничә ел элек кенә моны күз алдына да китерүе мөмкин түгел иде.
Күзәтчелекне гамәлгә ашыру кысаларында проект документациясен нәкъ менә электрон рәвештә бирү максатка ярашлы. Яңа эш схемасы төзүче оешмага контрольлек итүче органнар белән хезмәттәшлек итүне гадиләштерә. Проект барлык аңлашылмаучанлыкларны хәл итәргә һәм гамәлгә ашырыла торган күзәтчелекнең сыйфатын арттырырга тиеш.
Бүгенге көндә проект документлары, нигездә, кәгазьдә тапшырыла, ләкин 2020 елда Инспекция көчәйтелгән электрон цифрлы имза белән раслана торган цифрлы форматка күчәргә планлаштыра.
2020 елның 28 гыйнварында, тикшерүләр программасы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре "Зур Казан боҗрасы. Мидхәт Булатов урамыннан Техник урамына кадәрге өлеше (1 нче этап – Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр)" төзелеш объектында, урынга чыгып, тикшерү үткәрде.
Әлеге тикшерү капиталь төзелеш объектын төзегәндә башкарылган эшләрнең, кулланыла торган төзелеш материалларының, мондый эшләрнең нәтиҗәләренең проект документлары таләпләренә туры килүен билгеләү максатында үткәрелә.
БЕЛЕШМӘ
Зур Казан боҗрасы – 2010 елдан бирле төзелә торган, Казан шәһәрендә өзлексез хәрәкәт итүнең боҗралы магистрале. Трассаның озынлыгы – 34 километрга якын; хәрәкәт полосалары саны – 6; аерым участокларда тиз йөрешле трамвай өчен 13 метрлы аерым полосалар булдырылачак.
2019 нчы елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре республиканың төзелеш объектларында 5600 мәртәбә тикшерү үткәрде. Хезмәтне саклау шартларын һәм куркынычсызлык техникасын тупас бозу очракларын ачыклаганда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан штраф санкцияләре кулланыла.
2019 нчы елда төзелеш эшләрендә катнашучыларга карата төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы өлкәсендәге хокук бозулар өчен 15 млн 484 мең сумлык 364 карар чыгарылды. Шул ук вакытта 2018 нче елда гомуми 12 млн. 119 мең сумлык 344 карар чыгарылган булган.
2018 нче һәм 2019 нчы елларда инспекция тарафыннан кабул ителгән административ чараларның күрсәткечләре ачыкланган административ хокук бозуларның (чыгарылган карарлар саны буенча – 6%ка) артуын күрсәтә, бу исә төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча хокук бозуларның тискәре динамикасын раслый.
Тикшерү вакытында еш очрый торган төп кагыйдә бозулар: төзелеш эшләрен башкарганда эшчеләрдә махсус кием, махсус аяк киемнәре һәм төзелеш каскаларының булмавы, саклагыч яки иминият киртәләренең булмавы, көчәнеше 1000 В кадәр булган вакытлы электр челтәрләрен монтажлаганда һәм таратканда җибәрелә торган җитешсезлекләр, янгын куркынычсызлыгы һәм газ баллоннарын саклау таләпләрен үтәмәү, биек урыннарда эшләгәндә хезмәткәрләрнең саклык каешларын кулланмавы.
Әлеге хокук бозулар заказчы һәм генераль подрядчы ягыннан хезмәтне саклауга һәм куркынычсызлык техникасына бәйле чараларга чыгымнарның киметелүе белән аңлатыла, аерым алганда, хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүне контрольдә тотучы белгечләр юк, персонал үз вакытында инструктаж узмый һәм кирәкле белемнәргә ия түгел.
2020 елның 21 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органында төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда электрон документ формасындагы проект документларына күчү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды.
Чара Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук хокук идарәсе башлыгы Ш.Н.Рәимов, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен контрольдә тоту бүлеге башлыгы И.А.Кәримова, җыелма анализ бүлеге башлыгы урынбасары С.А.Коклюгин, Яр Чаллы һәм Түбән Кама территориаль органнары хезмәткәрләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар проект документларын электрон рәвештә кабул итүнең төп максатларын, мөмкинлекләрен, өстенлекләрен һәм тәртибен карады. Шулай ук Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләләренә дә тукталдылар.
17 нче гыйнварда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Казан проектчылары белән асылмалы фасадларны проектлау һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле очрашуда катнашты. Чара проект оешмасы базасында узды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль орган җитәкчесе Роман Бәширов катнашты. Очрашуда ул биек биналарда фасад системаларын куркынычсыз төзү һәм аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүе, проектлаучыларның роле һәм җаваплылыгы турында аңлатты.
"Вентиляцияләнә торган фасад системасына проект документларының булмавы аркасында подрядчы еш кына, кирәкле белгечләрдән, исәп-хисап комплексларыннан һәм үзкөйләнешле оешма рөхсәтеннән башка гына, проектлый башлый һәм исәп-хисап ясый, – дип хәбәр итте Бәширов. – Боларның барысын да подрядчы подряд килешүе кысаларында башкара. Заказ бирүче һәм проектлаучы бу процесста катнашмый. Моннан тыш, вентфасад буенча проект документлары экспертизага җибәрелми һәм, шуңа бәйле рәвештә, әлеге төр төзелеш конструкцияләренең куркынычсызлыгы турында уңай бәя алмый. Бу хәл аркасында вентиляцияләнә торган фасадның сыйфат дәрәҗәсе сизелерлек кими".
Киңәшмәдә шулай ук энергетика нәтиҗәлелеге таләпләрен һәм биналарны һәм корылмаларны кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен үтәүне тәэмин итү буенча чаралар өлешендә норматив таләпләрне үтәү мәсьәләләре дә күтәрелде.
Әлеге теманың актуальлеге, Инспекциянең тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль органы җитәкчесе Роман Бәширов сүзләренә караганда, соңгы вакытта күпфатирлы йортлар төзелешенә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда энергетика нәтиҗәлелеге классы буенча сораулар туудан гыйбарәт. "Биналарны җылылык белән тәэмин итү" СП 50.13330 таләпләренә туры китереп исәпләнгән энергияне саклау классы еш кына энергетика нәтиҗәлелеге классы сыйфатында күрсәтелә, бу алга таба өлешчеләрне ялгыш фикергә китерә, чөнки энергияне сак тоту классы өлешле төзелештә катнашу килешүләрендә энергетика нәтиҗәлелеге классы сыйфатында күрсәтелә.
Киңәшмәдә катнашучылар заманча фасад конструкцияләре, төрле төстәге чишелешләрдән файдалану мөмкинлеге аркасында, Казан архитектурасына эстетик яктан туры килә, дигән фикергә килде. Әмма, асылмалы фасад системалары белән эш иткәндә, монтажны үтәү таләпләрен төгәл үтәргә кирәк, чөнки, ахыр чиктә, асылмалы вентиляцияләнә торган фасад дөрес урнаштырылмаса, куркынычсызлык таләпләре бозылуга китерергә мөмкин.
Соңыннан тыңлаучылар докладчыларга сораулар бирде, алар белән иң кискен һәм проблемалы моментлар турында фикер алышты. Шуннан соң чарага җыелучылар гомуми тәртиптә вентиляцияләнә торган фасад конструкциясен проект документациясенә кертү турында карар кабул итте.
2020 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Утырышта территориаль органнарның җитәкчеләре һәм бүлекләрнең башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында чарада катнашучылар республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бару турында фикер алышты. Аерым алганда, 2020 елда инспекциянең күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерүгә кагылышлы "Безнең ишегалды" ("Наш двор") республика программасы буенча эшкә җәлеп ителәчәклеге турында билгеләп үтелде.
2019 ел нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән 421 объектка карата төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелгән.
Утырышта Василий Кудряшов 2019 елда гамәлдәге законнарга кертелгән үзгәрешләр турында искәртеп узды, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда инспекторларга гамәлдәге регламент таләпләрен үтәргә кушты.
"Әгәр элек инспекция проект документларына басым ясаса һәм аның сыйфатына техник регламентлар күзлегеннән караса, хәзер закон чыгаручы як инспекция фәкать проект документларына туры килү-килмәүне генә карарга тиеш дигән карар кабул иткән", – дип ассызыклады Василий Кудряшов.