Чистай шәһәренең Полющенков урамы буенча 28б адресында яңа мәктәп төзелә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш барган уку йортын күзәтчелектә тота.
Өч катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 11520 кв. метр тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта объектта фасад урнаштыру, бизәү эшләре алып барыла, якындагы территориясе төзекләндерелә, агачлар һәм куаклар утыртыла, кече архитектура формалары урнаштырыла. Объектның әзерлек дәрәҗәсе – 87%.
Проект нигезендә мәктәптә спорт, актлар залы, ашханә, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, китапханә, медпункт каралган. Якын-тирә территориядә физкультура һәм ял итү зонасы булдырылачак. Мәктәпне 2020 елның августында файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Мәктәп республика программасы кысаларында төзелә һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итәчәк. Татарстанда быел республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында 22 балалар бакчасы һәм 9 мәктәп төзү планлаштырыла.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен, масштаблы фотокүргәзмәләр оештырылачак.
Татарстан фотографлары «Илкүләм проектлар: «Татарстан 2020» фотобәйгесендә катнаша ала. Бәйге нәтиҗәләре буенча татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен районнарда зур фотокүргәзмәләр оештырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Бәйге берничә этапта уза, аларның йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне ачыклаячак.
Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә үз көчләрен сыный ала: «Элек юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Чишелеш бар», «Туры караш», «Объективта — балалар», «Һәркемнең мәнфәгатен кайгыртып, республика иминлеге өчен».
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. Иң яхшы эшләр республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстандагы күргәзмә мәйданчыкларына да җибәрәчәкләр.
Татарстанлыларны илебезнең иң төп бәйрәме – Россия көне белән чын күңелдән котлыйм!
Россия көне – илебезнең күпмилләтле халкын, Россияне чын күңелдән яратучыларны, аның күп гасырлык һәм бөек тарихы, бай мәдәнияте, кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре белән горурланучыларны берләштерә торган бәйрәм. Россиянең киләчәге өчен мәнфәгать белдереп, дәүләтебезне үстерү өчен тырыш хезмәт куючылар көне.
Һөнәри һәм шәхси уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, игелек, иртәгәсе көнгә ышаныч, алга таба үсеш, илебез хакына игелекле башлангычларны тормышка ашыру өчен көч-куәт телим Сезгә! Һәр гаиләдә тынычлык, иминлек һәм шатлык булсын!
Хөрмәт белән, ТР ДТК инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.
«Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районында торак булмаган биналары булган №4-1 торак йорт» объекты төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды.
4-1 номерлы 19 катлы торак йортның гомуми мәйданы 27286,6 кв. метр тәшкил итә, анда 255 фатир хуҗаларын каршы алырга әзер. Бу исә якын арада 255 гаилә өй туен билгеләп, үзләренең торак шартларын яхшырта алачак дигән сүз.
Яңа төзелеш объекты Нурихан Фәттах урамында урнашкан. Инвестор-төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Объект социаль ипотека республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен искәртеп уза: 2020 елның 8 нче июненнән башлап административ штрафларны түләү срокларын исәпләү үзенчәлекләрен билгели торган Федераль закон үз көченә керде.
«Икътисадны тотрыклы үстерүне тәэмин итүгә һәм яңа коронавирус йогышы таралуын булдырмауга юнәлдерелгән кичектергесез чаралар күрү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 8 июнендәге 166-ФЗ номерлы әлеге Федераль законга Владимир Путин кул куйган.
Федераль закон нигезендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә һәм яңа коронавирус йогышы таралуын булдырмый калуга юнәлдерелгән берничә чара күздә тотыла.
Шулай итеп, 2020 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен административ штрафларны түләү срогы 60 көннән 180 көнгә кадәр арттырылган. Бу чаралар кыска вакыт эчендә штраф түләү проблемалы булган шартларда бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Нигезләмә кайбер административ хокук бозуларга, шул исәптән халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозуга кагылмаячак.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «1000 баш сыерга исәпләнгән сөт-товар фермасы» объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы янында урнашкан авыл хуҗалыгы объектын төзү проект документларына алынган уңай экспертиза бәяләмәсе нигезендә ике этапка бүленгән. Беренче этап кысаларында яңа сөт-товар фермасы комплексы төзелгән, аңа сыер абзары, бозаулар абзары, саву-сөт блогы, сыерлар тоту бинасы, персонал өчен административ бина, санпропускник керә.
2 нче этап кысаларында савым сыерларын урнаштыру өчен тагын бер сөт-товар фермасы бинасы төзү, лагуна урнаштыру планлаштырыла. Комплексның беренче этабын гамәлгә ашыру барышында Татарстан халкы өчен елына 7 мең тоннадан артык сөт җитештерү планлаштырыла. Алга таба, икенче сыер абзарын файдалануга тапшырганнан соң, җитештерү егәрлеген арттыру күздә тотыла.
Бүген Чаллыда яңа «Юбилей» йөзү бассейны ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бу спорт корылмасы «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән.
Бассейн бер ел эчендә төзелгән. Анда олылар өчен 6 юл, балалар бассейны бар, тамашачылар өчен 50 урынлык трибуналар, коры йөзү залы, тренажер зал каралган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «Юбилей» бассейны «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән. Ул Россия Федерациясе Президентына республикада гамәлгә ашырылучы күп кенә инициативаларны һәм проектларны, шул исәптән спорт өлкәсендә дә, хуплаган өчен рәхмәт әйтте
«Су спорты төрләре Татарстанда аеруча популяр, «Юбилей» бассейны спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен, яңа чемпионнар тәрбияләү өчен ярдәм булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Юбилей» бассейнында «Дельфин» олимпия резервының спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен күнегүләр узачак.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы республика буенча территориаль органнар урынбасарлары, җитәкчеләре һәм бүлек башлыклары белән аппарат киңәшмәсе үткәрде. Утырыш барышында Василий Кудряшов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТРда яңа коронавирус йогышы таралу куркынычына бәйле рәвештә, төзелеш мәйданнарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне югары әзерлек режимында тикшереп торуны көчәйтү турындагы йөкләмәсен искә төшерде.
Шулай ук Василий Кудряшов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәсьәләләре» 2007 елның 12 ноябрендәге 622 номерлы номерлы карарына кертелгән соңгы үзгәрешләргә таянып эш итәргә кушты.
Аерым алганда, әлеге үзгәрешләр үзирекле төзелгән, тикшерү предметы булып төзелешкә рөхсәт булу-булмавын һәм җитешсезлектә күрсәтелгән таләпләр үтәлешен тикшерү торган корылмаларга тикшерү уздыру буенча ТР ДТК инспекциясенең яңа вәкаләтләренә кагыла. Төзелешкә рөхсәт кирәк булмаган очракларда, җирдән файдалану кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләрнең үтәлеше тикшерелә.
Үзгәрешләрдә шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелегенең бурычлары һәм предметлары да аныкланган. Яңа редакциядә башкарылган эшләрнең проект документларының таләпләренә туры килүен тикшерү дәүләт төзелеш күзәтчелеге предметы һәм бурычы булып тора.
Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар!
Җәйнең беренче көнендә сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз! Чын күңелдән Сезгә шатлыклар, кояшлы көннәр телибез, йөзләрегездән елмаю китмәсен. Көннәрегез һәрчак аяз, ә күгегез якты һәм чиста булсын.
Сезгә кыюлык телим, хыялланыгыз, кызыксыныгыз, яңа белем үрләре яулагыз, сәламәт булыгыз, гаиләгезгә бәхет һәм иминлек телим! Балалар – тормыш чәчәкләре һәм безнең киләчәк. Кайгы-хәсрәт читләтеп үтсен Cезне!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А.Кудряшов
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Алабуга» СҖТ МИЗ һәм Алабуга шәһәрендә көнкүреш һәм сәнәгать агынтылары өчен район чистарту корылмаларын үзгәртеп кору. 1 этап» объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Объект «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Проект документлары буенча уңай экспертиза бәяләмәсе нигезендә җитештерү куәте тәүлегенә 19500 м3 булган биологик чистарту блогын этаплап үзгәртеп кору, һава өрдерү җайланмасын алыштыру, канализация-насос станцияләрен урнаштыру, ПАН-прекурсор заводы агынтыларын чистарту блогын урнаштыру күздә тотыла.
2 нче этап кысаларында «Алабуга» СҖТ МИЗ һәм Алабуга шәһәре сәнәгать һәм көнкүреш агынтылары өчен алга таба чистарту корылмалары төзү планлаштырыла.
Беренче этапны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә расланган нормативлар чикләрендә ташлана торган агынты суның сыйфатын яхшырту һәм Кама һәм Идел елгаларының торышына тискәре йогынты киметү көтелә.