«Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районында торак булмаган биналары булган №4-1 торак йорт» объекты төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды.
4-1 номерлы 19 катлы торак йортның гомуми мәйданы 27286,6 кв. метр тәшкил итә, анда 255 фатир хуҗаларын каршы алырга әзер. Бу исә якын арада 255 гаилә өй туен билгеләп, үзләренең торак шартларын яхшырта алачак дигән сүз.
Яңа төзелеш объекты Нурихан Фәттах урамында урнашкан. Инвестор-төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Объект социаль ипотека республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.