Чистай шәһәренең Полющенков урамы буенча 28б адресында яңа мәктәп төзелә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш барган уку йортын күзәтчелектә тота.
Өч катлы мәктәпнең гомуми мәйданы 11520 кв. метр тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта объектта фасад урнаштыру, бизәү эшләре алып барыла, якындагы территориясе төзекләндерелә, агачлар һәм куаклар утыртыла, кече архитектура формалары урнаштырыла. Объектның әзерлек дәрәҗәсе – 87%.
Проект нигезендә мәктәптә спорт, актлар залы, ашханә, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, китапханә, медпункт каралган. Якын-тирә территориядә физкультура һәм ял итү зонасы булдырылачак. Мәктәпне 2020 елның августында файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Мәктәп республика программасы кысаларында төзелә һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итәчәк. Татарстанда быел республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында 22 балалар бакчасы һәм 9 мәктәп төзү планлаштырыла.