ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшовның Россия көне белән котлавы

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанлыларны илебезнең иң төп бәйрәме – Россия көне белән чын күңелдән котлыйм!

Россия көне – илебезнең күпмилләтле халкын, Россияне чын күңелдән яратучыларны, аның күп гасырлык һәм бөек тарихы, бай мәдәнияте, кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре белән горурланучыларны берләштерә торган бәйрәм. Россиянең киләчәге өчен мәнфәгать белдереп, дәүләтебезне үстерү өчен тырыш хезмәт куючылар көне. 

Һөнәри һәм шәхси уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, игелек, иртәгәсе көнгә ышаныч, алга таба үсеш, илебез хакына игелекле башлангычларны тормышка ашыру өчен көч-куәт телим Сезгә! Һәр гаиләдә тынычлык, иминлек һәм шатлык булсын! 

Хөрмәт белән, ТР ДТК инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International