ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең инспекторлар составы тикшерүләр программасы нигезендә 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары төзелеше белән танышты. Балалар бакчалары 29 һәм 35А микрорайоннарында төзелә.

Төзелә торган балалар бакчаларының һәркайсы 260 балага исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждениеләр типик проект буенча торгызыла. Бинада уен һәм физкультура мәйданчыклары, музыка залы, төркем һәм йокы бүлмәләре, азык-төлек блогы каралган. Һәр балалар бакчасының гомуми мәйданы 3975,9 кв. метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, учреждениеләр территориясендә күләгә әвеслекләре һәм спорт мәйданчыгы төзелә.

Хәзерге вакытта төзүчеләр эчке инженерлык системаларын һәм технологик җиһазларны монтажлый, эчке төзекләндерү эшләре алып барыла, асылмалы фасад буенча эш башкарыла. Балалар бакчалары югары әзерлек дәрәҗәсендә, аларны уку елы башына тапшыру планлаштырыла.

Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы белән яңа гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Кама аръягы территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектта күзәтчелек итә.

Подвалда техник каты булган 1416 квадрат метр мәйданлы, ике катлы кирпеч бинада берничә блок эшләячәк: 20 урынлы балалар бакчасы, ашханә, медпункт, уңайлы спорт залы, 60 урынлы мәктәп.

Беренче катта балалар бакчасында иркен төркем бүлмәләре, уңайлы йокы бүлмәләре, киенү-чишенү бүлмәләре, персонал кабинетлары каралган. Икенче катта якты уку сыйныфлары, махсус кабинетлар, укытучылар бүлмәсе, актлар һәм китап саклау урыны булган уку залы урнашачак. Балалар бакчасы булган мәктәп заманча санузеллар, душ бүлмәләре, озынайтылган көн төркемнәре өчен аерым йокы бүлмәләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлыклар, лифт белән җиһазландырылачак. Керамогранит белән тышланган вентиляцияләнә торган фасадны ерактан ук күрергә мөмкин булачак. Территориядә җиләк-җимеш бакчасы утырту планлаштырыла.

Төзүчеләр монолит тимер-бетон фундаментларын, җир асты катын ясаган, кирпеч өю, түбә, тәрәзә блокларын урнаштыру эшләрен тәмамлаган, су һәм җылылык белән тәэмин итү буенча тышкы инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, төзекләндерү эшләре башланган. Төзелеш эшләренең барлык күләмен җәй ахырына тәмамлау планлаштырыла. Якын-тирә авыллардан килгән кечкенә балалар һәм мәктәп укучылары яңа уку елын яңа заманча бинада башлап җибәрә алачак.

2020 елның 26 нчы июнендә Инспекциядә дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тутырганда барлыкка килә торган иң актуаль сорауларга аңлатма бирү максатында семинар-киңәшмә узды.

Семинар барышында коррупциягә каршы тору турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр каралды.

Хезмәткәрләр игътибарына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тапшыру» видео-лекциясе тәкъдим ителде.

Санитар-эпидемиологик хәлне һәм Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, чара яңа коронавирус йогышы таралу шартларында профилактик чараларны үтәп гамәлгә ашырылды.

Лекцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://youtu.be/9HbhoAzlSZo


26
июнь, 2020 ел
җомга

2020 елның 29 нчы июнендә, 10 сәгатьтә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булачак.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан гамәлдәге законнар үтәлешен тикшереп тору нәтиҗәләре турында.

2. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре һәркем файдалана алырлык мәгълүматны урнаштырган сайтлар һәм (яки) сайтларның адреслары турында ТР ДТК инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан белешмәләр тапшыру нәтиҗәләре турында, шулай ук аларны идентификацияләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүматлар.

3. Россия Хезмәт министрлыгының «Вазыйфа биләгәндә керемнәр турында белешмәләр тапшыру йөкләмәсе барлыкка килә торган вазыйфалар исемлеген раслау һәм актуальләштерү турында» 2020 елның 21 маендагы 18-2/10-В-3888 номерлы хаты нигезендә ТР ДТК инспекциясендә вазыйфа биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле, вазыйфа биләү коррупция куркынычларына бәйле булган Дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлеген актуальләштерү хакында.

4. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан әзерләнгән «2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы буенча башкарма хакимиятнең территориаль федераль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә мониторинг» мәгълүмати-аналитик материалын карау.

5. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы М.С.Бәдретдиновның Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышының 2019 елның 29 апрелендәге ПР-105 номерлы беркетмәсен үтәү турындагы хезмәт язуын карау турында.

6. 2019 елда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән «Россия Федерациясенең коррупциягә каршы законнарын куллануның актуаль мәсьәләләре буенча аңлатмаларга күзәтү» мәгълүмат материалын карау турында.

7. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган «Интернет» челтәрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт башкарма хакимият органнары рәсми сайтлары бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләр үтәлешенә 2020 елның 27 апреленә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән мониторинг нәтиҗәләрен карау турында.

8. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән «2019 елда Татарстан Республикасында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап» карау турында.

9. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан 2020 елның I кварталында тапшырылган белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы күзәтү»не карау хакында.

10. «Коррупциягә каршы бюллетень» фәнни-гамәли журналының 9 нчы чыгарылышын, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру»ны карау турында.   

Бүген, 2020 елның 26 нчы июнендә, «Алабуга» күпләп-бүлү үзәге» объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Проект буенча объектта 16,6 мең квадрат метр мәйданлы, коры һәм салкын зоналарга бүленгән азык-төлек склады каралган, аңа янәшәсендәге өч катлы административ-көнкүреш корпусы терәлеп торачак. Шулай ук үзәк территориясендә транспорт предприятиесе һәм контроль-үткәрү пункты биналары да урнашкан.

 Үзәк бинаны имин эксплуатацияләүне тәэмин итә торган тулы инженер системалары комплексы, шулай ук складларда температура режимын көйләүнең инновацияле механизмнары белән җиһазландырылган.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 8 нче июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәт шәһәрендә Татарстанның төзелеш тармагы вәкилләре белән «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә шәһәр төзелеше кодексының яңа таләпләре» темасына зональ семинар-киңәшмә үткәрергә планлаштыра.

Контроль-күзәтчелек органы спикерлары төзелеш стандартлары, шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр, шул исәптән коронавирус пандемиясе шартларында да, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру нечкәлекләре турында сөйләячәк.

Чараның максаты – административ каршылыкларны киметү, республикада төзелеш сыйфатын яхшырту, төзүчеләрнең һәм подрядчыларның ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән үзара хезмәттәшлеге, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу, коррупциягә каршы көрәш.  


24
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Яр Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча өч объект төзелә, аларның икесе – Мәләкәс аръягы районында, берсе – ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексында.
Төзелә торган балалар бакчаларының һәрберсе 220 балага исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждениеләрне 2020 елның августында тапшыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта төзүчеләр вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау, тимер корылмаларны уттан яклау, бизәкләү эшләрен башкара. Объектларның һәрберсе югары әзерлек дәрәҗәсенә ия.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Эшләнгән һәм расланган тикшерүләр программасы нигезендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең инспекторлар составы, Тикшеренүләр һәм сынаулар буенча территориаль орган белән берлектә, Нурлатта бассейнлы спорт комплексы төзелешен тикшерде.

Гомуми мәйданы 5209 квадрат метр булган бинада волейбол һәм баскетбол уеннары өчен спорт залы, 70 урынлы трибуналар, көрәш белән шөгыльләнү өчен зал, тренажерлар залы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар булачак. Шулай ук проектта 25 метр озынлыкта 5 юллы бер зур бассейн һәм 10 метрлы балалар бассейны да каралган. Моннан тыш, спорт комплексы территориясендә волейбол һәм баскетбол уеннары өчен өстәмә ачык мәйданчыклар да проектланган.

Хәзерге вакытта төзүчеләр эчке инженерлык системаларын һәм технологик җиһазларны монтажлау белән мәшгуль, эчке бизәкләү эшләрен башкара, төзекләндерү эшләрен алып бара.

Инспекторлар тимер корылмаларны уттан саклау эшләренә сайланма контроль уздырды. Әлеге төр эшләрне башкарганда җитди контрольлек гамәлгә ашырыла, тикшерү барышында төзелеш материалларының һәм корылмаларның сыйфатына лаборатор сынаулар уздырыла.

Спорт комплексын ачу уку елы башында булыр дип көтелә.


19
июнь, 2020 ел
җомга

Бүген, 2020 елның 19 нчы июнендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары Рафаил Гаянов полилингваль мәктәп төзелешендә барган эшләргә планлы тикшерү үткәрде. Тикшерүдә шулай ук «Грань» ҖЧҖ төзүче компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов та катнашты. Ул хәзерге вакытта объектта барган эшләр турында сөйләде.

Бүгенге көндә барлык корпуслар да төзелгән, бизәкләү һәм эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла. Мәктәпнең әзерлек дәрәҗәсе 90-95 процент тәшкил итә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тикшерү программасы буенча объектта дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бара. Лаборатория белгечләре махсус приборлар ярдәмендә бинаның төзелеш стандартларына ярашлы рәвештә нык һәм куркынычсыз булуын билгеләү өчен мәгълүматлар җыйган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозуларсыз гына акт төзелде. Төзелешнең тәмамлануы турында хәбәр алынганнан соң, ахыргы тикшерү билгеләнәчәк, аның нәтиҗәләре буенча проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә тапшырылып, ул киләчәктә капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзүче оешма мәктәпне 2020 елның 15 нче августына кадәр тапшырырга планлаштыра.

«Адымнар – путь к знаниям и согласию» мәгариф комплексы 672 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп һәм 800 урынга исәпләнгән билингваль мәктәпне, 240 урынлы йокы корпусы булган 1224 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәпне һәм «Пламя» балаларга белем бирү лагере базасында 270 урынлы өстәмә белем бирү үзәген үз эченә алачак.

Бондаренко урамы буенча гамәлгә ашырылган мәктәп төзелеше «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. 


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы төзелеп килүче объектларны йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, подряд оешмалары вәкилләре озата йөрде. 

Беренче объект профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник инфекцион сырхауханәсе булды, анда төзелеш дәвам итә.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, эшләр үтәлеше 54%. Объектны 15 августка файдалануга тапшырырга җыеналар. Татарстан Президенты темпны югалтмаска өндәде. Шулай ук ул төзелешнең барлык технологияләрен үтәүне сорады.    

Аннары Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасы төзелеше белән танышты. Эшләр ике этапта бара. Бүгенгә барлык эшләр дә график буенча бара. Үтәлеш 90%.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Кабан күле яр буен төзекләндерүнең икенче чиратын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыруны карады. Г. Камал театры яр буе тапшырылган инде.

27 июньгә – яшьләр көненә Миллениум күпере астындагы «Урам» экстрим-паркын тапшыру каралган. Рөстәм Миңнеханов эшләрнең барышы белән танышты.  

Азакта Татарстан Республикасы Президенты «Казан» ММҮндә булды. Монда «Хөррият» скульптурасын яңарту эшләре бара.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International