Мөслим авылында «Тамчы» ябык йөзү бассейны төзелеп беткән. Бүген, 28 август көнне, Инспекция спорт объектына ярашлылык турында бәяләмә бирде. Тиздән спорт комплексы килгән кунаклар өчен үз ишекләрен ачачак.
Яңа йөзү комплексында проект белән 25 метрлы зурлар бассейны һәм 10 метрлы балалар бассейны каралган. Корылмада шулай ук суның сыйфатын тикшерү өчен химик лаборатория, душ, киенү-чишенү бүлмәләре, административ һәм хуҗалык-көнкүреш бүлмәләре бар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар каралган.
Бассейн Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Мөслим авылында Рәшитов урамы, 60 йорт адресы буенча урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 1484,5 кв. метр тәшкил итә. Спорт объекты республика бюджеты акчасына төзелгән.
2020 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республикада – Биектау, Нурлат һәм Мөслим муниципаль районнарында өч ябык йөзү бассейны төзелә.