Түбән Каманың 29 нчы микрорайонында «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән яңа балалар бакчасы төзелеп беткән. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәктәпкәчә балалар учреждениесенә проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
«Күбәләк» балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Заманча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф, музыка һәм физкультура заллары, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы һ.б. каралган. Якын-тирә территориясе төзекләндерелгән.
Татарстан Республикасы – илдә яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән беренче төбәкләрнең берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәр Президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.