Чистайда төзелгән яңа мәктәп ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Чистайның Полющенков урамында яңа лицей төзелеше тәмамланган. Бүген белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Лицей 800 урынга исәпләнгән. Бинаның гомуми мәйданы 11520,6 кв. метр тәшкил итә. Биредә спорт, актлар залы, ашханә, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, китапханә, медпункт бар. Якын-тирәдә футбол кыры, баскетбол һәм волейбол уеннары өчен мәйданчыклар, йөгерү юллары бар.

Яңа мәктәп янәшәдә урнашкан гимназияне бушатырга һәм икенче сменада шөгыльләнүче укучылар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Лицейны финанслау республика бюджеты хисабына алып барылган.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә ассызыклаганча, мәгарифтән һәм сәламәтлек саклау өлкәсеннән һәркемнең файдалана алуы – Татарстан хакимияте органнары эшендә мөһим приоритетлар, һәм әлеге объектларны 2020 елда план буенча төзү һәм капиталь ремонтлау программасы тулы күләмдә үтәләчәк, дигән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International