Арчада «Балачак» («Детство») балалар бакчасы төзелеп беткән. «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 2020 елның 31 августында төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бәяләмәсен алды.
Балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән. Бина проект документациясе таләпләренә туры китереп төзелгән һәм барлык төзелеш стандартларына туры килә.
Проект нигезендә ике катлы мәктәпкәчә учреждение 6 төркемгә исәпләнгән. Төркем ячейкасы составына киенү-чишенү, уен, йокы, бәдрәф һәм буфет керә. Шулай ук музыка һәм физкультура заллары, административ һәм уку кабинетлары, азык-төлек һәм медицина блогы җиһазландырылган.
Балалар бакчасы территориясе төзекләндерелгән. Биредә уен һәм спорт мәйданчыклары, күләгәле әвеслекләр, чана һәм коляска саклау өчен әвеслекләр бар, яшелләндерү эшләре башкарылган.
Татарстан Республикасы – илдә яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән беренче төбәкләрнең берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәр Президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.
2020-2021 елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 49 балалар бакчасы төзү планлаштырылган – шуның нәтиҗәсендә ясле төркемендәге сабыйлар өчен урыннар җитмәү проблемасын республика 2022 елда ук хәл итәргә планлаштыра.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктураның мөһим объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.