ТР ДТК инспекциясендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды

2021 елның 11 июне, җомга

11 июнь көнне ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле катнашында ТР ДТК инспекциясендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы булды.

Утырышта ТР ДТК инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан  керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин рәислегендәге комиссия утырышында Хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов, Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектлары төзелешенә һәм үзгәртеп корылышына күзәтчелек буенча территориаль орган җитәкчесе Э.В. Нигъмәтуллин, Компетенцияне үстерү республика агентлыгы эксперты, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Л.К. Сафиуллин, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре бүлегенең коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау секторының әйдәүче киңәшчесе А.З. Игнатьева (Комиссия секретаре) катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International