Әкият ялган, ләкин анда дөреслеккә ымлау бар! Мәрхәмәтле егетләр өчен гыбрәт... Балачактан ук планетада яшәүче һәмкемгә таныш әйтем. Ләкин әлеге сүзләрнең 1834 елда Александр Сергеевич Пушкин тарафыннан язылган «Алтын әтәч турында әкият»нең соңгы юллары булуын гына күпләр хәтерләми. Ә рус халкы тарафыннан күпме әкият чыгарылган? Санап бетерерлек түгел...
Билгеле булганча, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге вакыйга уңаеннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары арасында рус һәм татар әкиятләре темасына рәсем конкурсы игълан итте.
Әкият дөньясы һәрберебезгә ачык. Ә балаларга – бигрәк тә. Алар әкиятләрне тыңлыйлар, укыйлар, алар буенча яраткан геройларын ясыйлар... Әти-әниләре ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органында эшләүче яшь рәссамнар «Колобок», «Маша һәм Аю», «Өч дуңгыз баласы» әкиятләрендәге персонажларны ясарга булганнар. «Өч дуңгыз баласы»ның сюжеты инглиз фольклорына караса да, рус версиясенең авторы – шагыйрь Сергей Михалков. Бу әкияттән бүре турында популяр кушымтаны хәтерлисезме? Куркыныч түгел безгә соры бүре, соры бүре, соры бүре! Кайда йөрисең син, ахмак бүре, карт бүре, куркыныч бүре? Әлбәттә, барысы да хәтерли!
Ралинә, Марк һәм Русланга нибары биш яшь. Ләкин алар әкиятләрнең мәгънәсен аңлый инде: яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә! Ә рәсем ясауга килгәндә... Балалар алга таба да рәсем ясаячак. Чөнки бу аларның яраткан шөгыльләренең берсе...