2021 елның 1 июленнән шикаять бирүнең судка кадәрге тәртибе аерым контрольлек төрләре өчен мәҗбүри булачак. Бу, судка мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр контроль органга карата шикаять бирү процедурасын узарга кирәк булачак, дигән сүз.
Бүгенге көндә, судка кадәр контрольлек буенча гамәлдәге эксперимент кысаларында, контрольлек итүче органга карарга шикаятьне «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү» порталында бирергә һәм шунда ук аны карауның барлык этапларын да күзәтеп торырга мөмкин. Шикаятькә 20 эш көне эчендә җавап биреләчәк.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында «Контрольлек органнары карарына шикаять» сервисы, дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокукларыгыз яки законлы мәнфәгатьләрегез бозылган очракта, бәхәсләрне судка кадәрге тәртиптә җайга салырга мөмкинлек бирә.
Сервис үзләренә карата дәүләт контроле (күзәтчелеге) буенча чара билгеләнгән яки уздырылган юридик затлар, шәхси эшкуарлар һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бармаучы гражданнар өчен билгеләнгән.
Шикаятьне түбәндәгеләр буенча бирергә мөмкин:
- тикшерү нәтиҗәләренә бәйле акта яки карарга;
- ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмәгә;
- зыян китерүне булдырмый калуга бәйле чаралар үткәрү турындагы күрсәтмәгә;
- планнан тыш тикшерү турындагы карарга;
- тикшерү кысаларында вазыйфаи затның гамәлләренә.
Судка кадәр шикаять бирү тәртибе «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы закон кысаларында гамәлгә ашырыла. 2023 елның 1 гыйнварына ул әлеге закон нигезендә җайга салына торган барлык дәүләт контроле төрләрен колачларга тиеш.
Судка кадәр шикаять бирүнең мәҗбүри процедурасы гражданнарның чыгымнарын һәм судларга булган йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирер, дип көтелә.