Озак барган төзелеш Ярашлылык бәяләмәсе алды!

2021 елның 18 июне, җомга

«57 номерлы Свей йорты» буларак танылып, бик озак торгызылган төзелеш объектында эшләр тәмамланган. Шушы көннәрдә Казанның Вахитов районындагы Достоевский урамында урнашкан капиталь төзелеш объекты проект документларына туры килү турында Ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче – Татарстан Республикасының Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды.

«Фирма «Свей» ҖЧҖ төзи башлаган объектка «күпне күрергә» туры килә. Аның төзелеше 2003 елда ук башланган. Файдалануга тапшыру иң әүвәл 2005 елда планлаштырылган була. Соңыннан йортны тапшыру вакыты озайтыла. Көтмәгәндә генә төзелеш туктап кала. Сәбәбе – төзүче оешманың бөлгенлеккә төшүе. Ә бу вакытта объект үзенең югары дәрәҗәдәге әзерлек өлешенә җиткән була. 2019 елның декабрендә федераль Гражданнар – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау фонды ДОМ.РФ һәм Татарстан Хөкүмәте арасында әлеге төзелеш объектын төзеп бетерүгә финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелә.

Төзелгән йортта 16-17 кат, 7 подъезд, 373 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 24141,29 кв.метр тәшкил итә. Фатирлар янгын сигналлары һәм счетчиклар белән җиһазландырылган, батареяларда җылылыкны көйләү җайланмалары урнаштырылган. Стеналар штукатурланган, идәннәр тигезләтелгән. Түбән катларда кибетләргә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең башка предприятиеләренә арендага бирелгән торак булмаган биналар бар.

Торак йорт ишекләрен ачып, үз хуҗаларын кабул иткәнчегә кадәр азмы-күпме 18 ел вакыт узып киткән. Озакка сузылган мондый төзелешләр азрак, бөтенләй дә булмасын иде дип телисе килә. Россия шәһәрләре зур тизлектә киңәйсен һәм төзекләндерелсен иде. Моны таләп иткән чоры шундый – яңа, мобиль, технологик һәм кайчак, кырысрак та...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International