Казанда балалар онкологик үзәге ачыла

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

18 июньдә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген ачу чарасы булачак. Вакыйга уңаеннан «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ тарафыннан проект документларының туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе бирелгән.

Учреждение Казанның Идел буе районындагы Оренбург трактында урнашкан. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Татарстан Республикасында балалар сәламәтлеген саклауны үстерү» төбәк проекты кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырыла. Учреждениенең алты катлы бинасы 100 ятакка, шул исәптән 25 шәр урын – ике онкология бүлегенә исәпләнгән.

Үзәк базасында Татарстан өчен өр-яңа технологияләр һәм юнәлешләр кертеләчәк, мәсәлән, сөяк миен һәм гемопоэтик төп күзәнәкләрне трансплантацияләү процедурасы, аны Мәскәү һәм Санкт-Петербургның шундый ук үзәкләрендә уздыралар. Балаларның онкология үзәге Татарстан балаларын гына түгел, Идел буе федераль округының башка субъектларында яшәүчеләрне дә дәвалауга кабул итәчәк, шуның хисабына пациентлар саны 2,5 тапкырга артачак.

Иртәгәге чарада ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов, РФ сәламәтлек саклау министры М.А. Мурашко һәм ТР сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыйков катнашыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International