Коррупциягә каршы тору буенча белешмәлекләр

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Коррупциягә каршы тору мәсьәләсе – дәүләт оештыруның мәңгелек мәсьәләләреннән берсе. Коррупцияне системалы күренеш буларак кабул итеп, дәүләт аңа каршы тору буенча комплекслы чаралар булдыра һәм тормышка ашыра. Коррупциягә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьтәге коррупция күренешләрен киметергә, коррупциягә катнашы булган затларны ачыкларга һәм җәзага тартырга сәләтле конкрет чаралар мөһим роль уйный.

Һәр гражданин, законга нигезләнеп яшәргә һәм эшләргә тиеш һәм бурычлы. Коррупция күренешләрен булдырмас өчен үз хокукларыңны белергә, аларны яклый белергә, шәхси, иҗтимагый һәм профессиональ тормышта коррупция алымнарын куллануны кире каккан ныклы әхлакый позициягә ия булырга кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коррупциягә каршы тору буенча белешмәлекләрне даими рәвештә электрон һәм кәгазь вариантта чыгара. Алар белән ТР ДТК инспекциясе сайтында, әлеге сылтамалар буенча танышырга мөмкин:

⇒ https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2937958.pdf

⇒ https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2937942.pdf

► БҮЛЕКЛӘР:

КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ ⇒ КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА МЕТОДИК МАТЕРИАЛЛАР, ДОКЛАДЛАР, БОЕРЫКЛАР, ХИСАПЛАР, КҮЗӘТҮЛӘР, СТАТИСТИКА ҺӘМ БАШКА МӘГЪЛҮМАТ ⇒ КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА ДОКЛАДЛАР, БОЕРЫКЛАР, КҮЗӘТҮЛӘР, СТАТИСТИКА ҺӘМ БАШКА МӘГЪЛҮМАТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International