ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең канализациянең биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп кору объектында ахыргы тикшерүе бара. Коммуналь билгеләнештәге объект Казанның Идел буе районындагы Магистраль урамында урнашкан.
Канализациянең биологик чистарту корылмалары территориясендә ләм утырмасын термомеханик эшкәртү линиясен төзү 2018 елның декабрендә үк башланган булган. Объектны төзетүче – «Водоканал» МУП. Аның буенча техник күзәтчелек «Торак-коммуналь хуҗалыкны карап тоту һәм тышкы төзекләндерү буенча шәһәр программаларын гамәлгә ашыруга техник күзәтчелек хезмәте» МУП тарафыннан гамәлгә ашырылган.
Казан ләм утырмасын эшкәртү проблемасын хәл иткән Россиянең миллионлы халкы булган беренче шәһәре булачак. Бу «Экология» илкүләм проекты кысаларында калдыклар белән эш итү культурасы буенча башкарылган зур эшләрнең бер өлеше.
Йомгаклау тикшерүе тәмамлангач, кисәтүләр булмаганда, капиталь төзелеш объектына проект документациясенең туры килүе турында йомгак биреләчәк.