Казанның Заслонов урамындагы күпфатирлы торак йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанның Вахитов районы, Заслонов урамы буенча 40 нчы күпфатирлы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

18 катлы торак йортта – 144 фатир, аларның гомуми мәйданы 10274,60 кв. метр.

Проблемалы объектны иң элек төзергә тотынган оешма – «Свей» фирмасы» ҖЧҖ. 2015 елда өлешчеләр фатир ачкычларын алырга тиеш була, ләкин объект төзелеше туктатыла. Төзелеш 2020 елның апрелендә, өлешчеләргә ярдәм итү буенча республика программасы нигезендә яңадан торгызыла. Йортның яңа төзүчесе – «Бриз» ФТК ҖЧҖ, ул объектны сатулар аша сатып ала.

Йортны файдалануга тапшырганнан соң өлешле төзелештә катнашып алданган 60 артык кешенең хокуклары торгызылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International