Биектау бистәсендәге поликлиника ярашлылык бәясе алырга әзерләнә

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ поликлиникасы» төзелеш объектының проект документларына туры килү-килмәве турында бәяләмә бирүгә әзерлек эшләре алып бара.

Объект Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Биектау тимер юл станциясе поселогы, Зеленая урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Поликлиника төзелеше 2021 елның апрелендә башланган. Сәламәтлек саклау учреждениесе өч катлы, мәйданы – 2723,90 кв. м.

Төзүче – «Биектау үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Генераль проектлаучы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.

Техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Генераль подрядчы – «Алтын Групп» ТК ҖЧҖ.

«Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ 1994 елның июнендә нигез салынган. Эшчәнлекнең төп төре – хастаханә оешмалары эшчәнлеге. Яңа поликлиникадан тыш, филиаллар да бар:

- Усад табиблар амбулаториясе;

- Балалар поликлиникасы;

- Гомуми практика табибы офисы;

- Биектау табиблар амбулаториясе;

- Бөреле табиблар амбулаториясе;

- Дөбъяз участок хастаханәсе;

- Мәмдәл табиблар амбулаториясе;

- Чыпчык табиблар амбулаториясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International