Халыкара өлкәннәр көне

2021 елның 1 октябре, җомга

1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы, өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында, үзенең 45/106 резолюциясендә 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне (International Day of Older Persons) буларак игълан итә.

Башта бу датаны Европада, аннары Америкада, ә 1990 еллар азагында бөтен дөньяда билгеләп үтә башлыйлар. 1 октябрьдә күп кенә илләрдә ассоциацияләр тарафыннан өлкәннәрнең хокукларын яклап төрле фестивальләр, аларның җәмгыятьтәге хокукларына һәм роленә багышланган конференцияләр һәм конгресслар уздырыла. Бу көнне иҗтимагый оешмалар һәм фондлар төрле хәйрия акцияләрен оештыра. Бу көнне күп кенә теле- һәм радиотапшырулар өлкән кешеләрнең теләкләрен исәпкә алып трансляцияләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен Өлкәннәр көне билгеле бер темага багышлана.

БМО мәгълүматларына караганда, соңгы унъеллыкта дөнья халкының составы кискен үзгәргән – 1950 елдан башлап 2010 елга кадәр гомуми дәрәҗәдә гомер озынлыгы 46 яшьтән 68 яшькә кадәр арткан һәм, фаразларга караганда, агымдагы гасыр азагына 81 яшькә җитәчәк. Хәзерге вакытта дөньяда 60 яшьтән өлкәнрәк 900 миллионнан артык кеше яши икән, ә 2050 елга андыйлар саны ике миллиардка җитәчәк, бу дөнья халкының – 20 проценты, булыр дип көтелә. Өстәвенә, белгечләр фаразларына караганда, 2050 елга кешелек тарихында беренче тапкыр дөньяда 60 яшьтән өлкәнрәкләр балаларга караганда күбрәк булачак.

Боларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләрнең аерым ихтыяҗларына һәм проблемаларына махсус игътибар бирергә кирәклеге турында сөйли. Өлкән яшьтәге ир-атларның һәм хатын-кызларның күбесе алга таба да җәмгыять эшчәнлегенә мөһим өлеш кертә ала бит, анысы да бик мөһим. Моның өчен фәкать тиешле шартларны гына гарантияләргә кирәк. Бу юнәлештә кабул ителгән барлык чаралар нигезендә кеше хокуклары ята.

Бу көн, гадәттәгечә, Россиядә, шулай ук Әзәрбәйҗанда, Беларусьта, Латвиядә, Молдавиядә, Украинада билгеләп үтелә. Япониядә сентябрь аеның өченче дүшәмбесендә Өлкәннәрне хөрмәтләү көне уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International