Республика өстенлекле юнәлешләргә юнәлдерелгән барлык 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар Республикасы» порталы.
Татарстанлыларга «Фәнни-технологик үсеш елы» логотибын күрсәттеләр.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең «Открытие» торак комплексында Гадел Кутуй урамындагы җир өстендәге паркингны тикшерә.
Татарстанда 2023 елга файдалануга торак тапшыру планы 8,6 процентка арттырып үтәлгән. Бүгенге көндә республикада 3,365 млн кв. м файдалануга тапшырылган.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча белгечләр таләп ителә:
Казан шәһәренең Совет районында Галиев урамында торак комплексы төзелешенең дүртенче этабында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүе бара, аның барышында күп катлы җир өсте паркингы тикшерелә.
15 гыйнварда республикада «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны старт ала, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сайты. Бүген беренче катнашучыларны Лаеш районы кабул итәчәк.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Татарстанның Кайбыч районы, Шүширмә авылында сөт-товар фермасының проект документациясе таләпләренә туры килүе буенча йомгаклау тикшерүен үткәрә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Дарлетто» джем һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү фабрикасын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Фабрика Чаллы шәһәренең Икмәк юлы районында урнашкан. Аның җитештерү куәте елына 40 мең тонна продукция булачак.
Территорияләрне яңартуның республика программасы шулкадәр нәтиҗәле дип танылды ки, ул «Уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру» илкүләм проектының бер өлешенә әверелеп, төбәкләргә дә таратылды, дип хәбәр итә «Татарстан – республика достижений» Telegram-порталы.