ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Татарстанның Кайбыч районы, Шүширмә авылында сөт-товар фермасының проект документациясе таләпләренә туры килүе буенча йомгаклау тикшерүен үткәрә.
Терлекчелек объектын төзү 2021 елның июнь аенда башланган. Бәйгә куймыйча терлек асралачак сөт-товар фермасы 988 баш сыерга исәпләнгән.
Бу көннәрдә төзелешнең беренче этабы тикшерелә, аның барышында 380 баш сыерга исәпләнгән абзар төзелгән. Ике бинада да сыерларны тоту өчен секцияләр, азык өстәле, тирес аллеялары каралган.
Моннан тыш, ферма территориясендә бозаулау бүлеге белән берләштерелгән бер катлы саву-сөт блогы, галерея, тирес җыю, ябык дезбарьер, су өчен резервуарлар, насос станциясе, блоклы котельный, 100, 35 һәм 25 куб. м күләмендә агынты су җыю өчен савытлар тикшерелә.
Объектны төзүче – «Туган Як-Агро» ҖЧҖ. Техник заказчы – шәхси эшкуар Каюмов Рәис Илгиз улы. Проектлаучы – «Татагропромпроект» АҖ. Подрядчы – «Сельстрой» ҖЧҖ.