ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең «Открытие» торак комплексында Гадел Кутуй урамындагы җир өстендәге паркингны тикшерә.
Проект документациясенә ярашлы рәвештә, бина күппочмак формасында төзелгән. Тикшерелә торган 7 катлы объектның мәйданы 9924,90 кв. м тәшкил итә. Автостоянкада парковка урыннарының гомуми саны – 300.
Объектның беренче катында парковка урыннары, сак биналары, янгын сүндерү чаралары, җыештыру кирәк-яраклары бүлмәсе урнашкан. Шулай ук биредә ирекле билгеләнештәге торак булмаган бина бар, анда халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре (МГН) өчен универсаль бәдрәф каралган.
Җиденче катта машина-урыннар металл конструкцияләрдән ясалган түбә белән җиһазландырылган. Автомобильләрне автостоянкага күтәртү ике юллы рампалар буенча башкарыла. Рампаның авышлыгы – 15,8%.
Җиденче катка керү һәм чыгу урыннары ябык, атмосфера явым-төшемнәреннән саклана. Җиденче каттан карны җыештыру өчен аны куркынычсыз ташлау шахтасы каралган.
Бинада шулай ук техник бүлмәләр урын алган: электр щиты, су үлчәү узелы, шәхси җылылык пункты (ИТП) һәм коммуникацияләр салу өчен техник коридор, венткамера, 2,2 м биеклектәге чүп камерасы.
Торак булмаган биналарга керү бульвар ягыннан җирле юл аша керү мәйданчыкларыннан башка һәм пандусларсыз, МГН төркемнәренә каршылыксыз үтеп керү өчен, вертикаль планлаштыру хисабына башкарыла. Керү төркемнәре өстендә пыяла кыеклар проектланган.
Җир өстендәге паркингны төзүче булып «СЗ «Тектум» ҖЧҖ тора. Объектның техник заказчысы – «СтройТехнадзор» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Технадзор» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Акведук» ҖЧҖ.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан искәрмәләр булмаса, йомгаклау тикшерүе нәтиҗәләре буенча объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.
Бу көннәрдә «Открытие» торак комплексы территориясендә шулай ук 673 фатир урнашкан 8 секцияле яңа торак йортка карата да тикшерү бара.