Территорияләрне яңартуның республика программасы шулкадәр нәтиҗәле дип танылды ки, ул «Уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру» илкүләм проектының бер өлешенә әверелеп, төбәкләргә дә таратылды, дип хәбәр итә «Татарстан – республика достижений» Telegram-порталы.
Татарстанда 398 җәмәгать киңлеге 2015 елдан 2022 елга кадәр төзелгән яки яңартылган.
Республиканың 363 мең кешесе 2023 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш биргән. 2021 елда тавыш бирүчеләр саны 171 мең кеше булса, 2022 елда инде 207 меңгә җиткән.
Татарстанның 42 проекты 5 ел эчендә төзекләндерү өчен 2,8 млрд сум грант алган. Татарстан районнарында 40 җиңүче проект гамәлгә ашырылган инде.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча эшләнгән Татарстанның өч проекты «2020-2023 елларда Россиянең иң яхшы 100 проекты» исемлегенә кертелгән.
♦ Татарстан өчен 2023 ел йомгаклары турында «Татарстан – республика достижений» сайтында укыгыз: https://tatarstan.top/achievement/dostizheniya-tatarstana-v-2023-godu/