Татарстанда 2023 елга файдалануга торак тапшыру планы 8,6 процентка арттырып үтәлгән. Бүгенге көндә республикада 3,365 млн кв. м файдалануга тапшырылган.
Төбәктә төзелгән торак мәйданының күп өлеше – 1,7 млн кв. м шәхси торак төзелешенә, 1,5 млн кв. м – күп фатирлы инвестицион торакка, 161 мең кв. м социаль ипотека йортларына туры килә, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.
Республикада халыкның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары гамәлгә ашырыла. 762 кешедән торган «ятим балалар» категориясендә контрактлар төзү этабы тәмамланган. 564 бина буенча республикада милек хокукын теркәү эше алып барыла, 198 буенча аренда килешүләре төзелгән, фатирлар ятим балаларга тапшырылган.
81 субсидия алучы арасыннан яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча барлык гаиләләр дә файдаланган. Күпбалалы гаиләләргә рәсмиләштерелгән 34 сертификатның 32се гамәлгә ашырылган. Калган гаиләләр фатир сайлый.
Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльлеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр исәбендәге гражданнар категориясендә 2023 елда бирелергә тиешле барлык алты сертификат та рәсмиләштерелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы территориясендә 874,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.