15 гыйнварда республикада «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны старт ала, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сайты. Бүген беренче катнашучыларны Лаеш районы кабул итәчәк.
Марафон кысаларында танылган сәясәтчеләр һәм тармак министрлары район хакимияте вәкилләре белән панель дискуссиядә чыгыш ясаячак, алар республика халкына Россия һәм Татарстан казанышлары турында сөйләячәк.
Бүген Татарстанда 100 дән артык төрле республика һәм федераль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар мөһим булып тора.
Чарада шулай ук район активы вәкилләре, предприятиеләр, оешмалар, ведомстволарга караган учреждениеләрнең җитәкчеләре, эшкуарлар, җирле үзидарәләр депутатлары катнашачак.
Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырылачак. Мондый очрашуларны республиканың иң яхшы коллективларының концерт программалары тәмамлаячак.
Татарстан буенча автобус 1 мартка кадәр йөриячәк, ул 29 районга керәчәк. Уңайлылык өчен маршрут зоналарга бүленгән: Казан (Лаеш, Кукмара, Арча, Биектау, Питрәч), Кама аръягы (Нурлат, Аксубай, Болгар, Алексеевск, Чистай), Идел аръягы (Иске Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск), Көньяк-Көнчыгыш (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай), Түбән Кама (Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш) һәм Чаллы (Минзәлә, Җәлил, Чаллы, Менделеевск, Әгерҗе).