Россиянең региональ үсеш министрлыгы 2010 елда үткән “Төзекләндерү буенча Россиянең иң алдынгы шәһәре (авылы)” конкурсының нәтиҗәсен билгеләде.
Конкурс комиссиясенә Татарстаннан 7 конкурс язмасы тапшырылган: 2-нче категория буенча (кеше саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр) – Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама; 3-нче категория буенча (кеше саны 100 меңгә кадәр җитмәгән шәһәләр) – Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә шәһәрләре.
Нәтиҗәдә, 2-нче категориядә 1-нче урынга Түбән Кама шәһәре лаек булды, 2-нче урында – Яр Чаллы шәһәре; 3-нче категориядә 2-нче урын Лениногорск шәһәренә һәм 3-нче урын Зәй шәһәренә тапшырылды.
Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Әлмәт, Бөгелмә һәм Минзәлә шәһәрләре Диплом белән билгеләнде.
Конкурста катнашкан алдынгылар 25 ноябрьдә Россиянең региональ үсеш министрлыгында бүләкләнәчәк.