2011 елда Соципотека программасы буенча Казанда 248 353 кв.м торак, ягъни 4 214 фатир файдалануга тапшырылырга тиеш. 2011 елның 1 ноябренә 4180 төзекләндерелгән фатир (246 477 кв.. торак) файдалуга тапшырылган инде, бу еллык планның 99% тәшкил итә.
10 айда социаль ипотека программасы буенча Казанның 1777 гаиләсе фатирлы булды.
Узган елны тапшырылмаган Габишев урамындагы 1,2,3, Минская урамындагы 3,4,5, Кече-Мәскәү урамындагы, шулай ук Азно1 М6 микрорайонындагы 6-1, 6-2, 6-3, 6-4, 6-5 йортлары (барысы 12 йорт) фадалануга тапшырылды.
Агымдагы елның ахыры-киләсе елның беренче айларында тагын Чистай урамы, 61-1, 61-4, Һ.Такташ урамы, 1,2, Фучик, Кызыл Армия, Айдарова, Бакалейная, Максимова урамнарында урнашкан 11 күпъкатлы йортны тапшырырга планлаштыралар. Бу барысы 1702 фатир, ягъни, 98, 1 мең квадрт метр торак дигән сүз.