Л.Сафиуллина: “2012 ел ахырына Универсиада спорт объектларын төзеп бетерү планлаштырыла”

2012 елның 21 феврале, сишәмбе
2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышларын үткәрү өчен 65 спорт объектын файдалану планлаштырыла, аларның 30ы яңа төзелгән, калганнары төзекләндерелгән объектлар. Бу хакта бүген 2013 елгы Универсиадага кадәр 500 көн калу уңаеннан уздырылган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының дәүләт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Лилия Сафиуллина белдерде.
“Бүгенге көндә яңа төзелә торган 30 объектның 25 ендә, шулай ук 28 торак корпуста, 5668 кв. метр мәйданлы медицина үзәгендә һәм Универсиада авылы составындагы җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы үзәгендә эшләр төгәлләнгән”, - дип билгеләп үтте Л.Сафиуллина.
“Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан төзелеш-монтажлау эшләре сыйфаты буенча катгый контроль һәм мониторинг алып барыла. Объектлар төзелешендә катнашучы барлык оешмалар белән килешүләр төзелде, шулай итеп компанияләр төзелеш-монтажлау эшләре өчен 5 еллык гарантия бирә.”, - дип аңлатып үтте Лилия Сафиуллина.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының дәүләт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2012 ел ахырына Универсиада спорт объектларын төзеп бетерү планлаштырыла, чөнки мәйданнарны сынап карыйсы да бар.

Шулай итеп, 2012 елда Гимнастика үзәге, Универсиада авылының халыкара мәгълүмат үзәге, шулай ук 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты этабын үткәрү планлаштырылган Спортның су төрләре сарае һәм 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы кебек уникаль объектларны төзеп бетерү планлаштырыла.
Шулай ук бүлек җитәкче фикеренчә, элеккеге Үзәк стадион, “Трудовые резервы” стадионы, Спорт сарае һ.б. кебек спорт объектларын Универсиадага төзекләндереп бетерү буенча зур эшләр башкарасы бар. Барлык объектларны да FISU таләпләренә туры китерергә кирәк, дип ассызыклады Л.Сафиуллина.


«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International