Көзге чорда төзелеш мәйданында санитар таләпләрен саклау турында

2011 елның 1 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле төзелеш комплексында катнашучылар!

Көзге чорда төзелеш объектларында төзелеш процессын оештыруда чисталык саклауга аеруча игътибар итәргә кирәклеге турында искәртәбез.

Саз һәм пычракны төзелеш мәйданы территориясеннән алып чыгу республика шәһәрләренең экологик һәм эстетик торышын бозуга китерә.  Төзелеш мәйданыннан чыгып китү урынында машина тәгәрмәче юю пункты булдыру һәм эшләтү бу таләпне үтәүнең төп шарты булып тора. Шулай ук төзелеш урынының санитар торышы да бик мөһим: төзелеш һәм хуҗалык чүбен көн саен чыгарып түгү зарури.

Алда саналган таләпләр объектның проект документациясендә “төзелеш оештыру” бүлегендә күрсәтелергә тиеш.

Проект документациясеннән тайпылу һәм техник регламентлар таләпләренә туры килмәү канун бозу булып санала һәм Россия Федерациясенең административ хокук хозу Кодексының 9.4 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International