Россиянең Төзелеш министрлыгы эшмәкәрләр белән эшләү буенча иң яхшы тәҗрибәләр һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең гамәлдәге регламентларын һәм процедураларын оптимальләштерү буенча Белем бирү программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Программа Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингын җәелдерү кысаларында төзелгән һәм гамәлгә ашырыла. 5 ноябрьдә Россиянең РФ Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә узган семинарда Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Наталья Антипина төбәкләрдәге вәкилләргә ведомствоның төзелеш өлкәсендәге административ киртәләрне киметү эшчәнлеге турында сөйләде.
Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан төзелгән төбәкара хакимият органнары вәкилләре өчен Белем бирү программасы барлык РФ территориясендә уңайлы инвестицион климатны булдыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән. Әлеге тәҗрибәләр илнең 21 төбәгендә пилот Илкүләм рейтингын төзү барышында ачыкланган. Оештыручылар фикеренчә, тышкы инвестицияләрне кыскарту шартларында, бизнесны алып бару һәм эчке инвестицияләрне җәлеп итү өчен максималь дәрәҗәдә уңайлы шартлар тудырырга кирәк, һәм әлеге белем бирү программасы әлеге максатка ирешүдә ярдәм итәчәк. Иң яхшы тәҗрибәләргә “Электр челтәрләренә ялгану”, “Төзелешкә рөхсәт алу”, “Бизнес өчен институтлар”, “Финанс ягыннан стимул бирү һәм кече бизнеска теләктәшлек күрсәтү” юнәлешләре кертелгән.
Семинарны ачуда чыгыш ясаган Наталья Антипина, төзелеш өлкәсендәге инвестицион климатның федераль хакимият органнарына караганда, Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнары эшчәнлегенә дә бәйлелегенең ким дәрәҗәдә булмавын искәртте. Министр урынбасары Россия Төзелеш министрлыгының төзелеш өлкәсендә административ киртәләрне киметү өстендә актив эш алып баруын искә төшерде. Инде ике көннән соң – агымдагы елның 7 ноябрендә - ведомствоның рәсми сайтында торак төзелеше өлкәсендә рөхсәт ителүче процедураларны тасвирлау реестры урнаштырылачак. 2014 елның 30 апрелендә расланган Төгәл исемлектә мондый процедуралар барлыгы – 134. “Хәзер бизнес әлеге реестр белән чагыштырылачак, анда теге яки бу процедураның нинди шартларда кулланылганы турында җентекле тасвирланган”, - дип искәртте министр урынбасары.
Наталья Антипина сүзләренә караганда, төгәл процедуралар исемлеге киләсе ел уртасында тагын кимендә 30 процедурага киметелергә мөмкин. Моннан тыш, бу ел азагына кадәр Төзелеш министрлыгы “Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хокукый көйләүне камилләштерү һәм төзелеш өлкәсендә эшмәкәрлек климатын яхшырту” “юл картасы”ның чараларын төгәлләргә планлаштыра. Министрлыкның шушы һәм башка инициативалары турында семинарда катнашучылар тематик төркемнәр эше кысаларында беләчәкләр. Белем бирү программасы тәмамланганнан соң төбәкара командалар үз төбәгенең инвестицион ымсындыргыч булуын арттыру буенча “Юл картасы”н әзерләргә тиеш булачаклар.
Бу 32 төбәкне колачлаучы проект командаларын формалаштыру максатындагы чараларның өченчесе, алар беренче тапкыр Илкүләм рейтингы кысаларында үткәрелүче бәягә кертеләчәкләр. Рейтингның төп принцибы –географик, климатик һәм инфраструктур шартларына карамастан, төбәкләрне бер-берсенә карата 54 күрсәткеч буенча чагыштыру. Тулы рейтинг инде киләсе елның җәендә төзеләчәк һәм Петербург халыкара икътисадый форумы – 2015 күрсәтеләчәк.
Россиянең Төзелеш министрлыгы