“Бизнесны алып бару 2015” Бөтендөнья банкының рейтингында Россиянең төзелешкә рөхсәт алу категориясе буенча позициясе 22 пунктка яхшырган. Әлеге, 189 ил тикшеренүләре нәтиҗәсендә ел саен төзелүче рейтинг дәүләт хезмәтләренең үтемлелеге һәм административ процедураларның адекватлыгы өлешендә бизнесны алып баруның гадилеген билгеләүдә иң авторитетлы система булып тора.
Россиянең Төзелеш министрлыгына, башка хакимият органнары белән берлектә, шул исәптән Мәскәү Хакимияте белән, тикшерелүче объектның төзелешенә рөхсәт алу процедураларының санын 39дан 21 процедурага кадәр, ә килештерү көннәрен 297 көннән 240 көнгә кадәр киметергә мөмкин булган. Бу рейтингтагы 178 урыннан 156 урынга күтәрелергә мөмкинлек биргән (узган елда рейтингны бастырып чыгарганда Россия нәкъ менә шушы позициядә иде. Агымдагы елда, рейтинглаштыру методологиясен үзгәрткәннән соң, безнең ил 172 урында булды һәм формаль төстә 16 позициягә күтәрелде). Бөтендөнья банкы төзегән исемлектә сүз коммерцияле эталонлы объект – Мәскәүдәге склад бинасы төзелешенә рөхсәтләр алу турында бара.
«Россия Федерациясендә төзелеш өлкәсендәге дәүләт сәясәте инвестицион климатны яхшыртуга һәм административ киртәләрне киметүгә юнәлдерелгән, - дип ассызыклады Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень. - Бөтендөнья банкы төзегән исемлектә югарыга күтәрелү дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче чараларның уңышлы булуына карата әһәмиятле индикатор булып тора. 2018 елга 11 процедурага чыгарга һәм исемлектә тагын да югарыга күтәрелергә дигән бурыч куябыз».
Россия Федерациясенә Бөтендөнья банкы исемлегендә күрсәтелгән категория буенча тагын да югарырак урынга күтәрелергә мөмкинлек бирми торган шартлар арасында ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның челтәрләренә ялгануга бәйле, җирле үзидарә органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан билгеләнүче озак вакытлы һәм катлаулы процедураларны, электрон хезмәтләрне җәелдерүнең кирәкле дәрәҗәдә булмавын билгеләп үтәргә мөмкин.
Михаил Мень сүзләренә караганда, федераль законнар белән каралмаган өстәмә килештерүләрне билгеләү тәҗрибәсен юкка чыгарырга мөмкинлек бирүче административ процедураларның төгәл исемлеген раслау административ киртәләрне киметүнең бер чарасы булып тора. «Мондый исемлек торак төзелеше буенча әзер инде, ул быелның 7 ноябрендә гамәлгә керәчәк. Төзелешнең башка төрләре өчен дә җентекле исемлек булачак», - дип аңлатты министр.
Якын киләчәктә Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан төзелеш проектларын гамәлгә ашыру вакытларын киметергә мөмкинлек бирәчәк норматив-хокукый актлар эшләнәчәк һәм хөкүмәткә тапшырылачак. «Төзелештә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү Россия Төзелеш министрлыгы эшендә аерым юнәлеш булып тора. Моннан тыш министрлык актив рәвештә Бөтендөнья банкы исемлегендә алдынгы позицияләрне биләп торучы илләрнең тәҗрибәсен өйрәнә», - диде Михаил Мень.