Россиянең Төзелеш министрлыгы ел азагына кадәр РФдә Еврокодларны кулланырга мөмкинлек бирүче документларны әзерләргә планлаштыра

2014 елның 31 октябре, җомга

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2014 ел азагына кадәр инвесторларга төзелеш өлкәсендә РФдә объектларны проектлаганда һәм  торгызганда Европаның норматив-техник документларын (Еврокодлар) кулланырга мөмкинлек бирүче документларны әзерләргә планлаштыра. Бу хакта Россиянең Төзелеш министрлыгы 30 октябрьдә Чиләбедә булып узган күчмә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Россия Төзелеш министрлыгының күчмә утырышы кысаларында Евразия икътисади берлеге һәм БДБ илләренең “Төзелештә техник көйләү” турында халыкара конференциясе узды. Россия Төзелеш министрлыгының Шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектурасы департаменты директорының урынбасары Ольга Дашкова конференциядә төзелеш өлкәсендә инновацияле технологияләрне һәм материалларны куллану максатында Россия һәм Европа стандартларын гармонияләштерү темасына чыгыш ясады.

Ул хәзерге вакытта Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм Росстандартның төзелеш өлкәсендәге үзен-үзе көйләүче оешмаларның илкүләм берләшмәләре катнашында РФ территориясендә Еврокодларны куллану мөмкинлеген бирүгә юнәлдерелгән эш алып барулары турында сөйләде.

«Безнең министрлык һәм профессиональ бергәлек фикеренчә, Еврокодлар илкүләм кагыйдәләр җыелмасына һәм СНиПларга алмаш түгел, ә альтернатива булырга тиеш. Аларны куллану Россиядә ирекле булырга тиеш», - дип ассызыклады Ольга Дашкова.

Ул хәзерге вакытта Россия Төзелеш министрлыгының, төзелештәге үзен-үзе көйләүче илкүләм берләшмәләр белән берлектә, барлык 58 Еврокодның да рус теленә тәрҗемәсен башкаруын һәм аларның Росстандарт тарафыннан теркәлүен әйтте. Шулай ук Еврокодларны куллануга кирәкле булган илкүләм нигезләмә проектлары эшләнгән, алар безнең илдә проектлауның һәм төзүнең үзенчәлекләренә бәйле нормативларын җентекли. Хәзерге вакытта илкүләм нигезләмәләрнең проектлары ачык тикшерүдә.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International