Су белән тәэмин итү, су бүлү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендәге технологияләрнең классификаторы әзерләнде

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

2014 елның мартында РФ Хөкүмәте искергән һәм нәтиҗәсез технологияләрне файдаланудан баш тартуга, НДТ принципларына күчүгә һәм заманча технологияләрне кертүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын раслады. Хәзерге вакытта 2015-2017 елларда НДТ буенча 46 тармакара белешмә булдыруның этаплы графигын раслау турында Россия Федерациясе Хөкүмәте әмернамәсе проекты әзерләнгән. 

Михаил Мень сүзләренә караганда, Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы инде эшкә керешкән: иң яхшы үтемле технологияләрнең, торак төзелеше һәм коммуналь инфраструктура объектларын төзү һәм модернизацияләү өлкәсендә типлаштырылган технологик чишелешләрнең ачык белешмәлеген эшләү буенча эшче төркем булдырылган. "Инде су белән тәэмин итү һәм су бүлү, җылылык белән тәэмин итү тармакларының технологияләр классификаторы әзерләнде, аның нигезендә технологияләр объектларның төренә карап бүлгәләнгән. Эш даими режимда алып барыла, чөнки технологик чишелешләрнең күләме бик зур," - дип искәртте Төзелеш министры. 

Россиянең Төзелеш министрлыгы шулай ук аналогик белешмәлекләрне җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләрендә дә эшли. Белешмәлекне Россия Төзелеш министрлыгының ведомство акты белән раслау планлаштырыла. Аннан соң ул Россия Төзелеш министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак, кызыксынган затларга бернинди каршылыксыз танышырга мөмкин булачак. 

"Бу эш тармак өчен бик тә әһәмиятле, чөнки аның нәтиҗәсендә ТКХ объектларын модернизацияләгәндә оптималь технологияне яисә җайланманы файдалану юлы белән технологик яктан да, икътисади яктан да чыгымнарны киметергә мөмкин булачак, - диде Михаил Мень. – Алга таба әлеге технологияләр күрсәтмә булудан туктап, мисал өчен, җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү яисә су белән тәэмин итү объектларын модернизацияләүдә, яки торак фондын капиталь төзекләндергәндә көйләнүче оешмаларның чыгымнарын бәяләү инструменты сыйфатында мәҗбүри кертелерлек булырга тиеш ". Әлеге эшне тулысынча, алда торган бурычларны исәпкә алып, 2016 елның азагында тәмамларга планлаштырыла.  

 

Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International