ТР ДТК Инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов эш визиты белән Чаллыда

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев озатуында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы 41/11 йортның төзекләндерелеше, “Мәхәллә” ИК диспетчерлык хезмәтенең эше, 58/02 йортның һәм “Яшьлек” микрорайоны төзелеше белән таныштылар

41/11 йортта капиталь төзекләндерү башкарылган. Салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары (“нуленче” каттан астарак) яңартылган, яңа өч лифт урнаштырылган. Төзекләндерү барышын башыннан алып файдалануга тапшырылганчыга кадәр подъезд буенча өлкәннәр һәм йорт комитеты рәисе җитди күзәтеп барган. Әлеге йорт буенча эшләрнең подрядчысы “Бәрәкәт” ҖЧҖ, ул үзен инде күптәннән уңай яктан таныткан. Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов башкарылган эшләрнең сыйфаты яхшы булуын һәм аның ведомствосы тарафыннан капиталь төзекләндерүдән соң кабул ителүен билгеләде.  

ТКХ объектларын караганнан соң министр һәм аны озата баручылар төзелеш объектлары белән танышырга кереште. Беренче булып 58/02 йортны карадылар. Төзүче – “Химстрой” ҖЧҖ 360 фатирлы йортны төзү эшләренә 8 ел элек – 2006 елда керешкән булган. 297 кеше проблемалы йортның өлешләп төзүчесе булып санала. Аларның  104се үзләрен алданган өлешчеләр реестрына кертүләрен сорап гариза тапшырган. Бүгенге көндә төзүче тарафыннан төзелеш эшләре башкарылмый. Өстәвенә, фатирларны икешәр тапкыр сату очраклары да ачыкланган. Башкарма комитет мошенниклык факты буенча җинаять эшен кузгату турында шикаять белән чыккан. Әмма җинаять эшен кузгатуда  баш тартканнар. Хәзер Башкарма комитет “Химстрой” ҖЧҖ банкротлыкка чыгуы турында шикаять тапшырды. Сюжет корылышының икенче  сценариесе дә бар – “Химстрой” ҖЧҖнең объектны башка төзүчегә бирүе турында ирекле килешү. Әлеге мәсьәлә әлегә ачык кала. 

Алга таба 65 комплекста төзелеп килүче йортлар каралды, аларны файдалануга тапшыру вакытлары белән таныштылар. 

ТКХ һәм төзелеш объектларын карау нәтиҗәләре бүген шәһәр мэриясе киңәшмәсендә билгеле булачак.


Чаллы ш. мэриясе матбугат хезмәте, ТР ДТКИ матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International