Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең тикшерү һәм сынаулар буенча территориаль органы җитәкчесе Роман Бәширов "Республика Татарстан" газетасына биргән әңгәмәсендә вентиляцияләнә торган фасадларның сыйфатлы материалларга һәм дөрес монтажлауга һәм эксплуатацияләүгә бәйле тотрыклылыгы турында сөйләде. Бу хакта тулырак итеп http://rt-online.ru/chto-skryvaet-fasad/ сылтамасы буенча "Что скрывает фасад?" дигән мәкаләдән укыгыз.
2020 елның 26 нчы февралендә Яр Чаллы шәһәрендә "Вентиляцияләнә торган асылмалы фасад конструкцияләре буенча дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре" темасы буенча семинар-киңәшмә узачак. Чара ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең тикшеренүләр һәм сынаулар уздыруга күзәтчелек буенча территориаль органы җитәкчесе Роман Бәширов катнашында булачак.
Киңәшмә кысаларында биек биналарда фасад системаларын куркынычсыз төзү һәм аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүе, проектчыларның роле һәм җаваплылыгы турындагы төп мәсьәләләр каралачак.
Әлеге теманың актуальлеге төзүчеләр арасында заманча фасад конструкцияләренең киң күләмдә файдаланыла башлавы белән аңлатыла. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов фикеренчә, төзүче оешмалар еш кына әлеге конструкцияләр белән эшләгәндә җитешсезлекләр җибәрә.
"Төзүче оешмалар, техник заказчылар һәм проект оешмалары еш кына фасад системаларын декорга кертә, тотып тора алу сәләтен исәпкә алмый, проект документларын эшләми һәм аны экспертизага юлламый. Нәтиҗәдә подрядчы проектны үзлектән генә ясый, ә кайчакта аның проектлауга үзйкөйләнешле оешмадан тиешле рөхсәте дә булмаска мөмкин, – дип билгеләп үтте Василий Кудряшов. – Ахыр чиктә, вентиляцияләнә торган асылмалы фасад, дөрес урнаштырылмаган булуы аркасында, потенциаль рәвештә куркыныч тудыра. Вентфасад конструкциясенең тотып тора алу сәләте шикле булып чыга, бу исә, үз чиратында, кешеләр гомеренә куркыныч белән яный".
Республикада "Торак һәм шәһәр тирәлеге" дигән илкүләм проект актив рәвештә гамәлгә ашырыла, Татарстанда 2.9 млн.квадрат метр торак кертү планлаштырыла, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бурычы – әлеге торак сыйфатлы һәм ышанычлы булырга тиеш.
Теләге булган һәркем әлеге тематикага кагылышлы сорауларын алдан ук Tatyana.Shmeleva@tatar.ru электрон адресына юллый яки (8552)52-74-52 телефоны буенча шалтыратып әйтә ала.
Торак төзелеше буенча бердәм мәгълүмат системасында, операторы ДОМ.РФ булган наш.дом.рф порталында яңа төзелешләрне җентекле тикшерү буенча уникаль сервис эшли башлаган.
Аның ярдәмендә теләге булган һәркем төзелә торган теләсә кайсы йортка кагылышлы мәгълүматны – проект декларациясенең актуальлеген һәм төзелеш барышына кагылышлы фотоларны, өлешле төзелеш турындагы Федераль закон нигезендә төзүче оешма тарафыннан урнаштырылган документларның комплектлы булу-булмавын, шулай ук төзүче оешма тарафыннан йортларны файдалануга тапшыру сроклары үтәлешен тикшерә ала.
Яңа төзелешләрне тикшерү сервисыннан системада эшләүче теләсә кем файдалана ала – ул наш.дом.рф/сервисы/проверка_новостроек порталында һәркемгә ачык итеп урнаштырылган. Сервис гражданнар өчен торак төзелеше базарының үтә күренмәлелек дәрәҗәсен тагын да арттыра, шулай ук тармакта өстәмә контроль инструменты булырга мөмкин.
Наш.дом.рф. материаллары буенча
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Шишкинский бульвары урамындагы 29 нчы комплекста урнашкан спорт объекты төзелешен тикшерү барышында проект документлары таләпләре өлешендә җитешсезлекләр булуын ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Җитешсезлекләр 2020 елның 10 нчы апреленә кадәр бетерелергә тиеш.
Кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмәдә күрсәтелгән вакыт узгач, инспекция хезмәткәрләре янә тикшерү уздырачак.
Спорт объекты кешеләр күпләп була торган, югары дәрәҗәдәге җаваплылык корылмалары исәбенә керә. Бассейн бинасының гомуми мәйданы 4 мең кв.метр тәшкил итәчәк. Өлкәннәр өчен исәпләнгән бассейнның үлчәме – 13,8×25 м, балалар бассейны – 10×6 метр. Бинада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә таләпләр исәпкә алынган, керә торган җирендә пандус һәм күтәртү платформасы булачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов берничә мәртәбә ассызыклаганча: "Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кешеләр күп була торган социаль-әһәмиятле объектларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына махсус игътибар бирә".
2019 елда Инспекция күзәтчелегендә 1204 капиталь төзелеш объекты бар иде, аларга карата 4032 тикшерү үткәрелде.
Узган елда 418 объект төзелгән объектларның проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә алган, шулардан 159ы – күпфатирлы йортларга бирелгән бәяләмәләр.
Инспекторлар административ хокук бозулар турында 1805 беркетмә төзегән.
Бу беркетмәләрнең 1041е – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.4 статьясы буенча – төзелеш өлкәсендәге зарури таләпләрне бозган өчен; 467 беркетмә – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 статьясы буенча – капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлауның, аны файдалануга тапшыруның билгеләнгән тәртибен бозган өчен (төзелешкә рөхсәт булмаган, объектларны файдалануга тапшыру рөхсәттән башка эксплуатацияләгән, төзелеш башлау турында хәбәр җибәрү срокларын бозган өчен).
Салынган штрафларның гомуми суммасы – 48 млн. сумнан артык.
Казан һәм Татарстан Республикасы территориясендә төрле объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча күзәтчелек алып барылды, алар арасында аеруча әһәмиятле булганнары:
- "Демография" илкүләм проекты кысаларында 6130 урын булдырып, 27 балалар бакчасы;
- Казандагы 2 мәктәп – "Весна" торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән 185нче күп профильле лицей һәм Р.Гәрәев урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, Түбән Кама шәһәрендә 800 укучылык мәктәп, Яр Чаллы шәһәрендә 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, ТР Югары Ослан районында "Иннополис" мәктәбе, ТР Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 800 урынга исәпләнгән Карпов исемендәге лицей һ.б.;
- 159 күпфатирлы йорт, шул исәптән Казанның "Салават Күпере" микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 9 йорт;
- ТР Лаеш районындагы Worldskills объектлары ("Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге);
- Казан шәһәренең "Замбези елгасы" яңа зоопаркы;
- "Алабуга" махсус икътисадый зонасы объектлары (Турбулентка каршы утырмалар җитештерү заводы һ.б.);
- Яр Чаллыда "КАМАЗ"ның SFTP кабина каркаслары заводы;
- ТР Әлмәт районында бассейнлы спорт комплексы, "Нефтяник" ябык күнекмәләр шугалагы;
- ТР Саба районында "SABA-ARENA" спорт комплексы һ.б.
418 объектның һәркайсы – инспекторларның тырыш хезмәте, аларның сизгерлеге һәм профессионализмы файдалануга тапшырыла торган объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итә.
2020 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе командасы Казанның Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында узган "Россия чаңгы юлы-2020" 38 нче россиякүләм гаммәви чаңгы ярышларында катнашты. Катнашучыларга көч биреп тору өчен ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов та килгән иде.
"Россия чаңгы юлы – 2020" россиякүләм гаммәви чаңгы ярышлары бер үк вакытта Россия Федерациясенең тагын 72 төбәгендә узды. Казан шәһәрендә ярышлар дүрт мәйданчыкта – Горкино-Әмәт урманында, Казансу елгасы үзәнлегендә, "Каенлык аланы"нда һәм Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында узды. Гадәттәгечә, чаңгы ярышларында Татарстан Республикасының барлык министрлыклары һәм ведомстволары катнаша. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дә ярышларга кушылды.
"Россия чаңгы юлы" катнашучылар саны һәм географиясе ягыннан дөньяда иң масштаблы кышкы спорт чарасы булып тора һәм "Спорт – яшәеш нормасы" федераль проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге программаның максаты – физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру.
2020 елның 5 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан шәһәре территориаль органында төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре, электрон документациядән файдалану, Шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә узды.
Чара Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук аппаратның структур бүлекчәләре, Инспекциянең республикадагы территориаль органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Кереш сүз белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов чыгыш ясады, ул инспекторларның игътибарын күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, төзелешне башлау турында хәбәр килгән вакытта документларның тулы пакетын кабул итү вәзгыятен анализлау һәм мониторинглау, закон бозуларга юл куймау өчен кисәтү чаралары күрү кирәклегенә юнәлтте.
– Инспекциягә кергән проект документлары РФ Хөкүмәтенең 87 номерлы карары белән расланган күләмдә, ЕГРЗ системасында беркетелгән идентификация номеры белән уңай экспертиза бәяләмәсенә ия булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Василий Кудряшов. – Төзүче оешмадан ялган проект документациясен алу куркынычын булдырмас өчен, Инспекция билгеләнгән тәртиптә экспертиза узган әлеге документациянең электрон рәвештә тапшырылуын таләп итә.
Шулай ук башкарыла торган эшләрнең техник регламентларга туры килү-килмәвенә карата тикшерүләр уздырганда таләпләр булмауга бәйле мәсьәләләр дә каралды. Төзүче оешмалар тарафыннан тапшырыла торган проект документларында еш кына техник регламентларга сылтамалар юк, бу исә, үз чиратында, инспекторның эшен кыенлаштыра.
Бүген, 6 нчы февральдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 100дән артык инспекторы дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру өчен планшет компьютерлар алды. Планшет сатып алуга субсидия мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төбәк проектларына ярдәм итү турындагы килешү кысаларында федераль бюджеттан бирелгән. Проект контроль-күзәтчелек эшчәнлеген автоматлаштыру максатында гамәлгә ашырыла.
Планшет инспекторга проект документациясен цифрлы рәвештә карау, күзәтчелек объектлары буенча җитешсезлекләрне фотога төшерү, контроль-күзәтчелек чарасы барышында норматив-хокукый актларның, технологик карталарның электрон версияләрен карау мөмкинлеген бирә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 нче елдан башлап, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, әлеге документларны кәгазьдә кабул итүдән баш тартып, күзәтчелекне гамәлгә ашыру кысаларында төзүче оешмадан проект документациясен нәкъ менә электрон рәвештә генә кабул итүне максатка ярашлы дип саный. Шулай итеп, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруның сыйфат дәрәҗәсе һәм нәтиҗәлелеге артачак.
Капиталь төзелеш объектларының төзелешен, үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнбатыш территориаль орган (Арча шәһәре) консультанты Орлова Татьяна Викторовнага "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 31 гыйнварында узган Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хезмәткәргә аерымлылык билгесен шәхсән үзе тапшырды.
Татьяна Орлова Инспекциядә 14 ел эшләгән, әйдәп баручы белгеч буларак башлаган, 2009 елдан – консультант статусында, Татарстан Республикасы һәм тармакны үстерү эшенә җитди өлеш керткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәткәр Инспекциягә аерым структура буларак нигез салынганнан бирле эшли. Вазыйфаи бурычлары нигезендә Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнарында капиталь төзелеш объектларының сыйфатын контрольдә тота.
"Мин намуслы хезмәтемә әлеге бүләк аша җиткерелгән хөрмәт өчен рәхмәт әйтәсем килә, – дип билгеләп үтте Татьяна Орлова. – Мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Эшемә һәрчак җаваплы һәм җентекле карыйм, бу шулай булырга тиеш тә, чөнки безнең эшчәнлектәге күзәтчелек башкача була да алмый. Безнең бурыч – биналарның һәм корылмаларның файдаланган вакытта ныклы һәм ышанычлы булуын тәэмин итү".
Хезмәттәшебезне котлыйбыз, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе файдасына алга таба да уңышлар телибез!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары тикшерүләр буенча эшләнгән һәм расланган программа нигезендә 2020 елның 3 февраленнән 7 февраленә кадәр Казан шәһәренең Павлюхин урамы буенча урнашкан "Гаилә ялы үзәге" объектына карата тикшерү үткәрә.
Бинаның гомуми мәйданы – 137696,9 кв. метр, катлар саны – 5.
Бинада күңел ачу мәйданчыклары, ял итү зоналары, кафе һәм кибетләр, кинозаллар урнашачак. Проект буенча цоколь һәм беренче катлар паркинг өчен каралган.
Хәзерге вакытта каралган проект документларына ярашлы рәвештә декоратив фасадны монтажлау, эчке бизәкләү эшләре, кинотеатрларның металл конструкцияләрен монтажлау һәм эчке инженерлык челтәрләрен ясау эшләре бара.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле материаллар төзеләчәк.
Төзелеп беткән капиталь төзелеш объектын төзүче оешма 2020 елның 1 кварталы ахырында тапшырырга планлаштыра.