ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 26 нчы февраль көнне проектчылар өчен семинар-киңәшмә уздырачак

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2020 елның 26 нчы февралендә Яр Чаллы шәһәрендә "Вентиляцияләнә торган асылмалы фасад конструкцияләре буенча дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре" темасы буенча семинар-киңәшмә узачак. Чара ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең тикшеренүләр һәм сынаулар уздыруга күзәтчелек буенча территориаль органы җитәкчесе Роман Бәширов катнашында булачак.

Киңәшмә кысаларында биек биналарда фасад системаларын куркынычсыз төзү һәм аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүе, проектчыларның роле һәм җаваплылыгы турындагы төп мәсьәләләр каралачак.

Әлеге теманың актуальлеге төзүчеләр арасында заманча фасад конструкцияләренең киң күләмдә файдаланыла башлавы белән аңлатыла. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  башлыгы Василий Кудряшов фикеренчә, төзүче оешмалар еш кына әлеге конструкцияләр белән эшләгәндә җитешсезлекләр җибәрә.

"Төзүче оешмалар, техник заказчылар һәм проект оешмалары еш кына фасад системаларын декорга кертә, тотып тора алу сәләтен исәпкә алмый, проект документларын эшләми һәм аны экспертизага юлламый. Нәтиҗәдә подрядчы проектны үзлектән генә ясый, ә кайчакта аның проектлауга үзйкөйләнешле оешмадан тиешле рөхсәте дә булмаска мөмкин, – дип билгеләп үтте Василий Кудряшов. – Ахыр чиктә, вентиляцияләнә торган асылмалы фасад, дөрес урнаштырылмаган булуы аркасында, потенциаль рәвештә куркыныч тудыра. Вентфасад конструкциясенең тотып тора алу сәләте шикле булып чыга, бу исә, үз чиратында, кешеләр гомеренә куркыныч белән яный".

Республикада "Торак һәм шәһәр тирәлеге" дигән илкүләм проект актив рәвештә гамәлгә ашырыла, Татарстанда 2.9 млн.квадрат метр торак кертү планлаштырыла, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бурычы – әлеге торак сыйфатлы һәм ышанычлы булырга тиеш.

Теләге булган һәркем әлеге тематикага кагылышлы сорауларын алдан ук Tatyana.Shmeleva@tatar.ru электрон адресына юллый яки (8552)52-74-52 телефоны буенча шалтыратып әйтә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International