Казанда территориаль органнар белән очрашуда өстенлекле эш юнәлешләре турында фикер алыштылар

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 5 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан шәһәре территориаль органында төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре, электрон документациядән файдалану, Шәһәр төзелеше кодексындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә узды. 

Чара Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук аппаратның структур бүлекчәләре, Инспекциянең республикадагы территориаль органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Кереш сүз белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов чыгыш ясады, ул инспекторларның игътибарын күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, төзелешне башлау турында хәбәр килгән вакытта документларның тулы пакетын кабул итү вәзгыятен анализлау һәм мониторинглау, закон бозуларга юл куймау өчен кисәтү чаралары күрү кирәклегенә юнәлтте.

– Инспекциягә кергән проект документлары РФ Хөкүмәтенең 87 номерлы карары белән расланган күләмдә, ЕГРЗ системасында беркетелгән идентификация номеры белән уңай экспертиза бәяләмәсенә ия булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Василий Кудряшов. – Төзүче оешмадан ялган проект документациясен алу куркынычын булдырмас өчен, Инспекция билгеләнгән тәртиптә экспертиза узган әлеге документациянең электрон рәвештә тапшырылуын таләп итә.

Шулай ук башкарыла торган эшләрнең техник регламентларга туры килү-килмәвенә карата тикшерүләр уздырганда таләпләр булмауга бәйле мәсьәләләр дә каралды. Төзүче оешмалар тарафыннан тапшырыла торган проект документларында еш кына техник регламентларга сылтамалар юк, бу исә, үз чиратында, инспекторның эшен кыенлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International