ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Шишкинский бульвары урамындагы 29 нчы комплекста урнашкан спорт объекты төзелешен тикшерү барышында проект документлары таләпләре өлешендә җитешсезлекләр булуын ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Җитешсезлекләр 2020 елның 10 нчы апреленә кадәр бетерелергә тиеш.
Кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмәдә күрсәтелгән вакыт узгач, инспекция хезмәткәрләре янә тикшерү уздырачак.
Спорт объекты кешеләр күпләп була торган, югары дәрәҗәдәге җаваплылык корылмалары исәбенә керә. Бассейн бинасының гомуми мәйданы 4 мең кв.метр тәшкил итәчәк. Өлкәннәр өчен исәпләнгән бассейнның үлчәме – 13,8×25 м, балалар бассейны – 10×6 метр. Бинада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә таләпләр исәпкә алынган, керә торган җирендә пандус һәм күтәртү платформасы булачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов берничә мәртәбә ассызыклаганча: "Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кешеләр күп була торган социаль-әһәмиятле объектларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына махсус игътибар бирә".