Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә 2019 елгы эшкә йомгак ясалды

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

2019 елда Инспекция күзәтчелегендә 1204 капиталь төзелеш объекты бар иде, аларга карата 4032 тикшерү үткәрелде.

Узган елда 418 объект төзелгән объектларның проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә алган, шулардан 159ы – күпфатирлы йортларга бирелгән бәяләмәләр.

Инспекторлар административ хокук бозулар турында 1805 беркетмә төзегән.

Бу беркетмәләрнең 1041е – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.4 статьясы буенча – төзелеш өлкәсендәге зарури таләпләрне бозган өчен; 467 беркетмә – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 статьясы буенча – капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлауның, аны файдалануга тапшыруның билгеләнгән тәртибен бозган өчен (төзелешкә рөхсәт булмаган, объектларны файдалануга тапшыру рөхсәттән башка эксплуатацияләгән, төзелеш башлау турында хәбәр җибәрү срокларын бозган өчен).

Салынган штрафларның гомуми суммасы – 48 млн. сумнан артык.

Казан һәм Татарстан Республикасы территориясендә төрле объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча күзәтчелек алып барылды, алар арасында аеруча әһәмиятле булганнары:

- "Демография" илкүләм проекты кысаларында 6130 урын булдырып, 27 балалар бакчасы;

- Казандагы 2 мәктәп – "Весна" торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән 185нче күп профильле лицей һәм Р.Гәрәев урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, Түбән Кама шәһәрендә 800 укучылык мәктәп, Яр Чаллы шәһәрендә 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, ТР Югары Ослан районында "Иннополис" мәктәбе, ТР Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 800 урынга исәпләнгән Карпов исемендәге лицей һ.б.;

- 159 күпфатирлы йорт, шул исәптән Казанның "Салават Күпере" микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 9 йорт;

- ТР Лаеш районындагы Worldskills объектлары ("Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге);

- Казан шәһәренең "Замбези елгасы" яңа зоопаркы;

- "Алабуга" махсус икътисадый зонасы объектлары (Турбулентка каршы утырмалар җитештерү заводы һ.б.);

- Яр Чаллыда "КАМАЗ"ның SFTP кабина каркаслары заводы;

- ТР Әлмәт районында бассейнлы спорт комплексы, "Нефтяник" ябык күнекмәләр шугалагы;

- ТР Саба районында "SABA-ARENA" спорт комплексы һ.б.

418 объектның һәркайсы – инспекторларның тырыш хезмәте, аларның сизгерлеге һәм профессионализмы файдалануга тапшырыла торган объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International