ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге командасы "Россия чаңгы юлы – 2020" россиякүләм гаммәви чаңгы ярышларында катнашты

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

2020 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе командасы Казанның Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында узган "Россия чаңгы юлы-2020" 38 нче россиякүләм гаммәви чаңгы ярышларында катнашты. Катнашучыларга көч биреп тору өчен ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов та килгән иде.

"Россия чаңгы юлы – 2020" россиякүләм гаммәви чаңгы ярышлары бер үк вакытта Россия Федерациясенең тагын 72 төбәгендә узды. Казан шәһәрендә ярышлар дүрт мәйданчыкта – Горкино-Әмәт урманында, Казансу елгасы үзәнлегендә, "Каенлык аланы"нда һәм Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында узды. Гадәттәгечә, чаңгы ярышларында Татарстан Республикасының барлык министрлыклары һәм ведомстволары катнаша. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дә ярышларга кушылды.

"Россия чаңгы юлы" катнашучылар саны һәм географиясе ягыннан дөньяда иң масштаблы кышкы спорт чарасы булып тора һәм "Спорт – яшәеш нормасы" федераль проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге программаның максаты – физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International