ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

COVID-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булуын дәвам итә.

Яңа вәкаләтләр кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хактагы указга кул куйды. Йөкләмә буенча, 12 министрлык һәм ведомствода эшләүче дәүләт хезмәткәрләренә дә шундый вәкаләтләр бирелгән.

2020 елның 6 нчы апреленнән башлап инспекторлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы («Гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү») буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи ала.

Чаралар яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны контрольдә тотуны көчәйтү максатларында күрелгән.  ​

 


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Коронавирус пандемиясе аркасында Россия территориясендә, шулай ук Татарстанда игълан ителгән эшләми торган көннәр һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, 30 нчы апрельгә кадәр озайтылды.  

Әлеге чикләүләр объектлар төзүче оешмаларга һәм подрядчыларга, төзелеш материаллары җитештерүчеләргә, шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына кагылмый.

Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган, чаралар төзелеш комплексына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус аркасында төзелеш эшләре туктатылмаган. Шул ук вакытта барлык оешмалар да COVID-19 таралу куркынычын чикләү максатларында кирәкле санитар таләпләрне тайпылышсыз үтәргә тиеш.

«Дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзелешнең аерылгысыз өлеше булып тора, ул ярашлылык турында бәяләмә бирү белән тәмамлана, бу РФ Шәһәр төзелеше законнарында каралган, – дип билгеләп үтте Илфарт Сафиуллин. – Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында үз эшчәнлеген туктатмый һәм штат режимында эшләвен дәвам иттерә».

Төзүче оешма яки техник заказчы төзелеш эшләрен эшләми торган көннәр чорында туктатырга планлаштыра икән, аңа Инспекциягә хәбәр итәргә кирәк. Төзелешне яңартканда, төзүче оешмага яисә техник заказчыга, шулай ук, җаваплы вазыйфаи затларга тикшерүләр программасына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге өчен, бу хакта Инспекциягә хәбәр итәргә кирәк. ​


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 6 нчы апрелендә торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы (алга таба – бердәм мәгълүмат системасы) операторы тарафыннан наш.дом.рф сайтында 2020 елның апрель аенда төзүче оешмаларның бердәм мәгълүмат системасында эшләү тәртибе турында яңалык (сылтама: https://наш.дом.рф/press/news/2020/04/порядок-работы-застройщиков-в-еисжс-в-апреле-2020-года)  бастырылган, аның нигезендә:

- 2020 елның март нәтиҗәләре буенча, үсә барган нәтиҗәләре белән, төзелештә өлешле катнашу буенча төзелгән килешүләр турындагы мәгълүмат өлешендә проект декларациясен актуальләштерү – 10 нчы апрельгә кадәр;

- 2019 елның IV кварталы өчен Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Төзүче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортлар һәм күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын төзү (булдыру) өчен өлешле төзелештә катнашучылар акчасын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында, шул исәптән төзелеш проектларын һәм шартнамәләр буенча үз йөкләмәләрен, төзелеш проектының җыелма тупланма исемлеген гамәлгә ашыруның якынча графикларын үтәү турында  хисаплылык формасын һәм контрольдә тотучы органга тапшыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 12 нче октябрендәге 656/пр номерлы боерыгында (алга таба – Россия Төзелеш министрлыгының 2018 елның 12 нче октябрендәге 656/пр номерлы боерыгы) каралган хисаплылыкны, шул исәптән 2019 ел өчен еллык бухгалтерия (финанс) хисаплылыгын тапшыру – 15 нче апрельгә кадәр;

- агымдагы елның финанс нәтиҗәләре, соңгы хисап датасы – 2019 елның IV кварталы өчен кредитор һәм дебитор бурыч күләмнәре турындагы мәгълүмат өлешендә проект декларациясен актуальләштерү – 15 нче апрельгә кадәр, 2020 елның I кварталы өчен – 30 нчы апрельгә кадәр;

- төзүче оешманың шәхси акча күләме һәм финанс тотрыклылыгы нормативларын үтәве турындагы белешмәне урнаштыру – 2019 елның IV кварталы өчен – 15 нче апрельгә кадәр, 2020 елның I кварталы өчен – 30 нчы апрельгә кадәр;

- Россия Төзелеш министрлыгының 2018 елның 12 нче октябрендәге 656/пр номерлы боерыгында каралган 2020 елның I кварталы өчен хисаплылыкны, шул исәптән 2020 елның I кварталы өчен арадаш бухгалтерия (финанс) хисаплылыгын тапшыру – 30 нчы апрельгә кадәр;

- 2020 елның апрель ае өчен төзелеш барышы турындагы фотоларны урнаштыру 30 нчы апрельгә кадәр башкарыла.


3
апрель, 2020 ел
җомга

2020 елның 26 нчы мартында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре, расланган тикшерүләр программасы кысаларында, Әлмәт шәһәренең «Западные ворота» микрорайонында белем бирү объекты төзелешенең сыйфатын тикшерде, дип хәбәр итте инспекция башлыгы Василий Кудряшов.

Өч катлы мәктәп 858 укучыга исәпләнгән. Бинада программалаштыру күнекмәләрен алу өчен IT-кабинетлар, прототиплаштыру үзәге, 3D-мөһер кулланып предметлар ясау үзәге җиһазланачак, архитектура проектлары белән шөгыльләнү өчен арт-остаханәләр урнашачак, 25 метрлы бассейн барлыкка киләчәк.

Тикшерү вакытында төзүчеләр эчке инженерлык челтәрләрен, җылыту, су белән тәэмин итү, вентиляция монтажлау, кирпечтән эчке бүлемтекләр ясау, 5 нче блокның идәнен тигезләү эшләрен башкара торган булган.

Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмаган.

Мәктәп төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ачыклана торган җитешсезлекләр проект документларындагы таләпләрне кире кагуга бәйле: терәк булып хезмәт итә торган тимер конструкцияләр уттан саклый торган махсус состав белән җитәрлек дәрәҗәдә эшкәртелми, яңа төзелеш корылмаларында вентиляцияләнә торган фасад сыйфатсыз монтажлана.
Шулай ук төзелешне башлап җибәрү турында хәбәр итү сроклары буенча да җитешсезлекләр бар. Төзүче оешмалар дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына төзелеш эшләре башлануы турында 7 эш көне алдан хәбәр итәргә тиеш, ә чынлыкта исә әлеге документ төзелеш эшләре инде башкарылганнан соң гына җибәрелә, бу исә контрольне катлауландыра һәм торгызыла торган торакның сыйфатына йогынты ясарга мөмкин.
Төзелеш күзәтчелеге органнарының стратегик бурычы – төзелә торган биналарның һәм корылмаларның, шул исәптән «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында да, куркынычсызлыгын, ышанычлылыгын һәм озак вакыт хезмәт итә алуын тәэмин итү.


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе март өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Россия 28 балл туплап, Transparency коррупцияне кабул итү индексында бер юлга өстен күтәрелгән. Хакимиятләрнең коррупциягә каршы чаралары әлегә аерым-аерым характерда, дип саный экспертлар.

Бу хакта тулырак итеп http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2283338.pdf сылтамасы буенча «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә укыгыз.


27
март, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәр игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы указы нигезендә 2020 елның 30 мартыннан 2020 елның 3 апреленә кадәр эшләми торган көннәр билгеләнде.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының 26.03.2020 ел, № 11565/в-07 хаты нигезендә, 2019 елның IV кварталы өчен Россия Төзелеш министрлыгының «Төзүче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү (булдыру) өчен өлешле төзелештә катнашучылар акчасын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында, шул исәптән төзелеш проектларын һәм төзелеш проектын гамәлгә ашыруның якынча графикларын һәм килешүләр буенча үз йөкләмәләрен, төзелеш проектының җыелма тупланма исемлеген үтәү турында хисаплылык формаларын һәм аларны тапшыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 12 октябрендәге 656/пр номерлы боерыгында каралган хисаплылыкны кабул итү вакыты 2020 елның 15 апреленә кадәр озайтылды.

Шул ук вакытта 2020 елның I кварталы өчен хисаплылык Россия Төзелеш министрлыгының 2018 елның 12 октябрендәге 656/пр номерлы боерыгы белән расланган Төзүче оешма тарафыннан хисаплылык тапшыру тәртибенең 5 пунктында билгеләнгән срокларда тапшырыла.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә COVID-2019 таралу куркынычын киметү буенча чаралар комплексы башкарыла.

Барлык хезмәткәрләргә шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Эш урыннары көнгә ике тапкыр юып чистартыла, кабинетлар җилләтелә, хезмәткәрләр битлек киеп йөри. Шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре эш режимында күрсәтелә. 

«Күрелә торган чаралар коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән», – дип өстәде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.  

Сугыш башлану белән илнең көнбатыш төбәкләрендәге күп кенә сәнәгать предприятиеләре Казанга эвакуацияләнә. Аларны урнаштыру өчен кирәкле территорияләр шәһәрнең төньяк һәм көньяк районнарында бирелә. Эвакуацияләнгән халыкны урнаштыру өчен актив рәвештә азкатлы тораклар төзелә башлый. Бу төзелешләрне Татарстан АССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясе тикшереп тора. 

Дәүләт архитектура контроле инспекциясе тарафыннан Татарстан АССР буенча 73 торак объекты төзелешенә рөхсәт бирелә һәм теркәү уздырыла, алар арасында таш һәм агач коттеджлар, бараклар һәм Казан заводларының торак йортлары да була. Әлеге биналар сугыштан соңгы елларда барлыкка килгәнгә һәм бу тораклар төзелешенә пленга алынган алманнарның җәлеп ителгән булуы сәбәпле әлеге җыйнак йортларны «немец» йортлары дип атыйлар. 


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Төзелеш люлькасында күтәрелгәндә хезмәткәр кагыйдәләрне төгәл үтәргә – иминият инвентарен кияргә һәм иминият тросын беркетергә тиеш. Бу травма куркынычы янаган һәм бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов сүзләренә караганда, республика территориясендә төзелештә бәхетсезлек очракларының саны ике ярым тапкырга кимүгә карамастан, вәзгыять хәтәр булып кала бирә».

Подрядчылар гамәлдәге закон таләпләрен, шул исәптән проект документациясе составындагы эшләрне башкару проекты таләпләрен дә, төгәл үтәргә, төзелеш мәйданында эчке контрольне һәм хезмәткәрләрнең дөрес гамәл кылу тәртибе үтәлешен тәэмин итәргә тиеш.

2019 елда ведомство хезмәткәрләре объектларга карата 4 мең 32 тикшерү уздырды һәм ачыкланган кисәтүләрне бетерү турында 364 карар бирелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International