Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Олы Шилнә авылында автомобиль юлының проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Юл Заречная урамында урнашкан. 1,5 километрдан озынрак автомобиль юлыннан тыш, төзүче оешма «Шилнә» елгасы аша күпер дә салдырган.
Олы Шилнә авылы райондагы иң зур – Кече Шилнә авыл җирлеге составына керә, ул Яр Чаллыга иң якын урнашкан авыл җирлеге булып санала. Биредә 15 меңгә якын кеше яши. Җирле халык әлеге вакыйганы 10 ел көткән. Иске юл нык тузган, күпер авария хәлендә булган.
Яр Чаллыда социаль ипотека республика программасы буенча төзелгән ике күпфатирлы йорт Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан комплекслы тикшерүгә әзерләнә.
Автокаланың 63 нче микрорайонында Абдрахман Әпсәләмов проспекты буенча урнашкан 63-21 һәм 63-23 номерлы 10 катлы торак йортлар турында сүз бара. Ике бина да югары әзерлек дәрәҗәсендә. Хәзерге вакытта биредә бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Төзүче оешма барлык төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлаганнан соң, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ахыргы тикшерүне үткәрәчәк. Тикшерүләр кисәтүләр узган очракта, киләсе этапта йортлар проект документлары таләпләренә туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе алачак. Бу исә бинаны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Шуннан соң 594 гаилә күптән көтелгән өй туен билгеләп үтә алачак. Объектларны төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Объектларны 2020 ел ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла
Бүген, 23 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә универсаль спорт залын төзү» дигән капиталь төзелеш объектындагы төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатын һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләрен тикшерде.
Исегезгә төшерәбез, яңа спорт комплексы футбол, бадминтон, волейбол уеннары өчен билгеләнгән. Икенче катта тренажер залы бар. Хәзерге вакытта биредә бизәкләү эшләре бара: стеналарны штукатурлыйлар, плитка салалар, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Яңа спорт комплексы шәһәрнең төньяк өлешендә Ленин урамында урнашкан. Төзүче оешма бинаны 30 ноябрьдә файдалануга тапшырырга планлаштыра.
Саба муниципаль районы Иләбәр авылында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы бүген, 22 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.
Балалар бакчасы 50 балага исәпләнгән. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.
Проект буенча бинада уен, йокы, киенү-чишенү, буфет һәм бәдрәф белән төркем бүлмәләре бар. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, медицина блогы, административ-көнкүреш бүлмәләре, азык-төлек блогы да җиһазландырылган.
Якын-тирәдә күләгәле әвеслекләре булган урамда йөреп керү мәйданчыклары булдырылган. Төзекләндерү кысаларында агачлар һәм куаклар утыртылган.
15 октябрьдән халык тарафыннан актуаль ИТ-компетенцияләрне түләүсез үзләштерүгә юнәлдерелгән «Шәхси санлы сертификатлар» гомумроссия проектында катнашу өчен теркәлү башланды. Гаризаны югары яки урта һөнәри белемле 18 яшьтән өлкәнрәк (пенсия яшенә җитмәгән) теләгән һәркем бирә ала.
72 сәгать күләмендә укыту дистанцион форматта бушлай үткәрелә. Проектта катнашучылар 22 ИТ-юнәлешнең берсен сайларга мөмкин: Ясалма интеллект; ИТ-продуктларны программалаштыру һәм булдыру; Сәнәгать дизайны һәм 3D модельләштерү; Киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматларны саклау; Зур мәгълүматлар; Цифрлы маркетинг; Цифрлы дизайн һәм башкалар. Белем бирү курсы тәмамланганнан соң тыңлаучылар квалификация күтәрү турында документлар алачак.
Гаризалар Цифровойсертификат.рф (https://xn--80adjkcael4abtflqeskx.xn--p1ai/) сайтында 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Укыту чоры: 2020 елның 1 ноябреннән 25 ноябренә кадәр.
Бүген, 20 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә Ozon логистика үзәгенең янгын куркынычсызлыгы системаларына комплекслы тикшерү үткәрде. Яңа җитештерү-склад комплексы төзелеше соңгы стадиягә кергән, хәзерге вакытта биредә төзү-монтаж эшләре тәмамланган, барлык системалар да эшкә яраклы хәлгә китерелгән.
Расланган проект документациясе буенча тикшерү кысаларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе барлык биналарда янгынга каршы куркынычсызлык системасын тикшерде, шулай ук бинаның әзерлеген гомуми карап чыкты. Мисал өчен, комплекста имитацияләнгән янгын барышында автоматик янгын сүндерү системасы уңышлы эшли башлады.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Wildberries һәм Ozon компанияләренең товар тарату үзәкләре төзелешенә старт биргән иде. Аларны эшләтеп җибәрү Казан халкын гына түгел, ә республиканың 3 меңнән артык торак пунктын да тиз арада товарлар белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк. Үзәктә 7 млн. товар саклау һәм эшкәртү мөмкинлекләре тудырылачак. Татарстан җитештерүчеләре, Ozon маркетплейсы платформасын кулланып, бөтен Россия буенча һәм дистәләрчә чит илдә үз продукциясен сата алачак.
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, яңа товар тарату үзәген ачу аеруча актуальләшә бара. Халыкның онлайн-сатып алу белән кызыксыну дәрәҗәсе арта. Кешеләрнең күбесе аралашуны киметергә тырыша һәм товарларга интернет аша заказ бирә. Объектта 2000 якын эш урыны булыр дип планлаштырыла.
Объектның гомуми мәйданы 38 мең квадрат метр тәшкил итә. Логистика үзәге нәкъ бер ел төзелгән. Комплекслы тикшерү иртәгә тәмамлана. Кисәтүләр бетерелгәннән соң, объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк. Комплексны 2020 елның ноябрь башында ачарга планлаштыралар.
Бүген, 20 октябрьдә, Түбән Камада социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән 120 фатирлы яңа торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Тиздән 120 гаилә зарыгып көткән фатирларыннан ачкыч алачак.
8 номерлы торак йорт 49 микрорайонда урнашкан. Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан республиканың юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешен һәм аларны үзгәртеп коруны күзәтү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе территориаль органы инспекторлары, коллегалар, дуслар!
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итә!
Юл инфраструктурасы үсешенә: юллар, күперләр, кичүләр, тротуарлар төзүгә һәм аларны төзекләндерүгә үз өлешен кертә торган барлык юл хезмәткәрләрен ихлас күңелдән бәйрәм белән котларга телибез. Сезнең тырыш Һәм катлаулы хезмәтегез, эшкә булган җаваплы карашыгыз, сезнең профессиональлек нәтиҗәсендә республикабыздагы юллар елдан-ел яхшыра бара! Юл челтәре торышы буенча Татарстан Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсенә әверелеп бара.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, рух көрлеге, көч, иртәгәсе көнгә ышаныч, Татарстан Республикасы иминлеге өчен бурычларны хәл итүдә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм уңышлар телибез!
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе
В.А. Кудряшов
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Татарстанның Зеленодольск районы, Осиново авылында универсаль спорт залында барган төзелеш эшләрен тикшерде.
Хәзерге вакытта объектта төзү-монтаж эшләре, инженер-техник тәэмин итүнең тышкы һәм эчке челтәрләрен урнаштыру, территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Проект нигезендә, яңа универсаль спорт залында массакүләм спорт төрләре: баскетбол, волейбол, мини-футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеге каралган. Бинада киенү-чишенү, душ бүлмәләре, тренажерлар мәйданчыгы бар. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 12025 квадрат метр тәшкил итә.
Тикшерү узган вакытта кисәтүләр ачыкланмаса, киләсе этапта әлеге объектка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.
Төзүче оешма объектны 2020 елның ноябрь ахырында тапшырырга планлаштыра.
Бүген, 15 октябрьдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Петр Полушкин урамындагы «Седьмое небо» торак комплексында урнашкан, 220 урынга исәпләнгән 187 номерлы «Киләчәк» («Будущее») балалар бакчасының төзелеп бетүе турындагы хәбәр буенча тикшерү үткәрә башлады. Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.
Комплекслы тикшерү кысаларында, расланган проект документациясе буенча, мәктәпкәчә учреждениегә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча мониторинг үткәрелде.
Яңа бинада инспекторлар янгын вакытында сигнализация һәм хәбәр итү системаларының, төтен суырту системаларының эшкә сәләтлелеген, сигналның янгын сагы пультына барып җитүен тикшерде.
Инспекторлар санитар нормаларны үтәүгә аеруча игътибар итте – санитар-техник җиһазларның тулы җыелмасы һәм аларның дөрес итеп урнаштырылуы, биналарның эчке бизәкләү эшләре, уку зоналарында уен биналарының яктыртылуы, медицина һәм дезинфекция җайланмалары булу-булмавы каралды.
Бинада 12 төркем проектланган. Балалар бакчасының беренче катында ясле яшендәге балалар өчен төркем ячейкалары, азык-төлек блогы, медицина кабинеты урнашкан. Икенче катта музыка залы, урта һәм өлкән яшьтәге балалар өчен төркем ячейкалары, административ бүлмәләр урнашкан. Урамда күләгәле әвеслекләр белән мәйданчыклар урнаштырылган, кече архитектура формалары белән уен мәйданчыклары җиһазландырылган, куаклар утыртылган, газон ясалган.
«Татарстанда төзелә торган социаль объектларны без аерым контрольдә тотабыз. Балаларның куркынычсызлыгы барыннан да мөһимрәк. Балаларга заманча бинада уңайлы булачак. Яңа балалар бакчасы ачылу белән биредә яшәүчеләрнең балаларын йорт янындагы мәктәпкәчә учреждениегә йөртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов.
Бинаның гомуми мәйданы 3738,7 квадрат метр тәшкил итә. Балалар бакчасы типик проект буенча төзелгән, әмма махсус мәктәпкәчә учреждение өчен интерьерның уникаль дизайны кулланылган. Һәр төркем ячейкасының үз исеме бар: «төзүчеләр», «коткаручылар», «почемучки» һ.б. Балалар бакчасында хәтта космос почмагы да бар, анда кояш системасы планеталары һәм йолдызлыклар белән танышырга мөмкин. Шулай ук мәктәпкәчә учреждениедә билгеле бер чикләмәләре булганнар өчен лифт һәм куркынычсызлык зонасы да бар.
Тикшерү узган вакытта кисәтүләр ачыкланмаса, киләсе этапта әлеге объектка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Бу исә объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге бирә, шуннан соң 220 сабый балалар бакчасына йөри башлаячак.