Татарстанда, алданган өлешчеләр проблемасын тулысынча хәл итү өчен, 2021 елда республикада озак гамәлгә ашырыла торган барлык төзелешләрне вакытыннан алда тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта республиканың Төзелеш министрлыгында һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Хәзерге вакытта күзәтчелек инстанциясе «Молодежный» торак комплексындагы тикшерү эшләрен төгәлли, әлеге объект Казанда өлешле төзелеш өлкәсендә проблемалы объектларның берсе булып тора иде. Озак төзелгән объекттагы өч корпусның берсе файдалануга тапшырылган инде. 190 фатирга исәпләнгән икенчесендә төзелеш эшләре финиш сызыгына чыккан.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә әйтүләренчә, бүгенге көндә проблемалы объектларның бердәм реестрында республикадан озак төзелә торган 17 объект бар.
ТР Өлешчеләргә ярдәм фонды мәгълүматларына караганда, бу ел ахырына Казанның «Молодежный» торак комплексында урнашкан йорт хуҗалары фатир ачкычлары алачак, ике йорт − Питрәч районында һәм берсе Алабугада файдалануга тапшырылачак.
«Известия Татарстана»
Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Нокса авышлыгында урнашкан «Молодежный» торак комплексының икенче йорты – Казанда өлешле төзү буенча проблемалы объектларның берсендә комплекслы тикшерү үткәрде. 16 катлы йортны берьюлы берничә юнәлештә: төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженер челтәрләрен монтажлау (җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, вентиляция, канализация), санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерделәр.
Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләренә төтен суыртуның яңа системасының ни дәрәҗәдә эшкә сәләтле булуын күрсәттеләр. Моның өчен төзүче оешма тарафыннан ясалма янгын оештырылды. Аның барышында янгын датчикларының, төтенне чыгару системаларының автомат рәвештә эшли башлавы, торак өлеш коридорында һәм лифт шахталарында һава терәге тикшерелде.
Элегрәк уздырылган тикшерү барышында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төтен суырту системасы буенча кисәтүләр булуын ачыклаган иде. 2011 елда, йорт төзелеше башланган чорда әлеге система монтажлау проектында каралмаган булган, чөнки мондый таләпләр юк иде. Ул вакытта инспекторлар закон бозу очрагын бетерү турында күрсәтмә чыгарган. Хәзер мәсьәлә тулысынча хәл ителгән – йорт төтенне суырту системасы белән җиһазландырылган. Әмма моның өчен яңа төзүче оешмага проект документациясен үзгәртергә, экспертиза үткәрергә, бүлге плитәләрдә тишекләр ясарга һәм хәтта бу плитәләрнең конструкцияләрен көчәйтергә туры килгән.
Тикшерү узган вакытта кисәтүләр ачыкланмаса, киләсе этапта әлеге объектка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Бу исә йортны файдалануга тапшырырга һәм алданган 190 өлешчене күптән көтелгән фатирларга күчерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Молодежный» торак комплексында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахрыгы тикшерүе 12 октябрьдә төгәлләнергә тиеш.
Исегезгә төшерик, «Молодежный» торак комплексында төзелә башлаган йортлардагы эшләр 2018 елда яңартылды. Өч йорт: 1нче, 2нче, 5нче позицияләр төзелеп бетмәгән иде. Корпусларның берсе 2019 елда файдалануга тапшырылды. 190 фатирлы икенче йортта төзелеш эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта 323 фатирлы бишенче корпуста да төзү-монтаж эшләре бара, аны 2021 елда тапшырырга планлаштыралар.
Яр Чаллы шәһәренең 565/06 һәм 65/10 номерлы йортлары ТР Проблемалы объектларның бердәм реестрыннан алынган. Әлеге объектлар 2020 елның августында файдалануга тапшырылган.
ТР Проблемалы объектларның бердәм реестрында барлыгы 17 проблемалы объект бар.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда, Казанда һәм Түбән Камада урнашкан тагын дүрт йортны әлеге реестрдан чыгару эшләре алып барыла.
Татарстанда чынлыкта 12 проблемалы объект урнашкан.
Ел ахырына кадәр, шулай ук, Казан шәһәренең «Молодежный» торак комплексындагы 2 номерлы йорт, ТР Питрәч районының Көек авылындагы 13 номерлы йорт, ТР Питрәч районының Көек авылындагы 14 номерлы йорт, Алабуга шәһәренең Меңъеллык урамы буенча 1 номерлы йорт объектлары буенча өлешчеләрнең хокукларын торгызу планлаштырыла.
Калган йортларны 2021 елда төзеп бетерәчәкләр.
«Казанские ведомости»
Хөрмәтле төзелеш тармагы ветераннары! Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!
Бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итегез! Бу бәйрәм көнендә без сезнең төзелеш индустриясен үстерү өлкәсенә керткән өлешегез турында искә алабыз һәм рәхмәт белдерәбез.
Сезнең һәркайсыгыз Татарстанны үстерү өчен үзен аямыйча хезмәт куйган. Сез куйган тырышлык нәтиҗәсендә республика төзелешенең сыйфатлы һәм ышанычлы булу дәрәҗәсен арттыру мөмкин булды. Бу эшләрдә катнашып килүегез шәһәрләрне һәм Татарстан инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итте.
Сезнең белем, сезнең профессиональлек һәм сезнең тәҗрибә белемле белгечләрнең яңа буынын тәрбияләүдә өлге булып тора. Сез һәрвакыт традицияләрне саклап килдегез һәм остаз булдыгыз.
Әлеге бәйрәм көнендә ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен кабул итегез, сез куйган хезмәткә, туган төбәккә булган мәхәббәтегезгә хөрмәт белдерәбез. Бүген дә күңелләрдә сез позитив һәм фидакарь төзүче булып кала бирәсез, дип ышанабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез! Янәшәгездә һәрчак кайгыртучы якыннарыгыз һәм туганнарыгыз, оныкларыгыз һәм оныкларыгызның балалары яратуларын белдереп торсыннар!
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Ф. Сафиуллин.
Түбән Каманың Борок авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы булган күпфункцияле үзәк төзелеше тәмамланган. Татарстанның Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документларының ярашлы булуы турында бәяләмә бирде. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә.
Проект документациясе нигезендә, башлангыч мәктәп 14 урынга исәпләнгән. Бинада ике уку сыйныфы, укытучылар бүлмәсе, гардероблы вестибюль, санузеллар каралган.
Балалар бакчасы 15 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен, йокы, буфет һәм бәдрәфле төркем ячейкасы бар. Урамда нәниләр өчен уен мәйданчыгы булдырылган.
Моннан тыш, үзәк бинасында укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен гомуми ашханә, шулай ук азык-төлек цехы оештырылган. Шулай ук универсаль бина да бар, аны спорт һәм актлар залы буларак файдаланырга мөмкин, китапханә бар. Бинаның гомуми мәйданы 616,7 кв. метр тәшкил итә.
Алты ел элек авылда 1938 елда төзелгән мәктәпне япканнар. Иске бинаны ремонтлап булмаган, өстәвенә, ул белем бирү процессы өчен дә яраклы булмаган. Бу уку елы ахырына кадәр укучылар Сухаревога яки Түбән Камага укырга йөри торган булганнар.
Яңа үзәк төзелеше республика бюджеты хисабына гамәлгә ашырылган. Объект Борок авылының Горький урамындагы 8 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Саба районында роботлаштырылган «Шинар» сөт комплексы проект документларының таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Чулпыч авылы янындагы югары технологияле яңа комплекс 2,4 мең баш савым сыерына исәпләнгән. Агросәнәгать комплексы объекты төзелеше ике этапта узган. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка ярашлылык турында бәяләмә бирде.
Проект нигезендә, беренче этап кысаларында, 548 терлеккә исәпләнгән сыер абзары, 262 урынлы бозау абзары, 370 урынга исәпләнгән яшь бозаулар бинасы каралган. Икенче этап кысаларында сөт блогы, 428 урынлы сыерлар бинасы, печән һәм салам саклау мәйданчыгы, катнаш азык склады, су алу скважинасы, су манарасы, санитар тикшереп кертү урыны һәм башка бүлмәләр төзелгән.
Дәүләт хезмәткәре коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында нинди дә булса затларның мөрәҗәгать итүенең барлык очраклары турында да эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына хәбәр итәргә бурычлы.
Коррупциячел хокук бозуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итү дәүләт хезмәткәренең вазыйфаи (хезмәт) бурычы булып тора (әлеге фактлар буенча тикшерү уздырылган яки үткәрелә торган очраклардан тыш).
Дәүләт хезмәткәренең югарыда күрсәтелгән вазыйфаи (хезмәт) бурычын үтәмәве аны дәүләт хезмәтеннән азат итүгә яки аны Россия Федерациясе законнары нигезендә башка төр җаваплылыкка тартуга китерә торган хокук бозу очрагы булып тора.
Эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына үзен коррупциячел хокук бозу кылуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары, башка дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан кылынган коррупциячел хокук бозу, керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләрнең тапшырылмавы яки төгәл булмаган белешмәләр тапшырылу очраклары турында хәбәр иткән дәүләт хезмәткәре Россия Федерациясе законнары нигезендә дәүләт тарафыннан яклана («Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законның 9 статьясы).
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2020 елның август өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Тулырак мәгълүматны https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2484587.pdf сылтамасы буенча «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә таба аласыз.
Республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Зур Казан боҗрасының икенче этабында барган эшләрне тикшерде. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын үтәү кысаларында төзелә торган объекттагы эшләр 2021 елда төгәлләнер дип планлаштырыла. Яңа магистральнең әлеге участок озынлыгы 1,222 км тәшкил итәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Шулай ук проект Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыктагы күпер төзүне дә күздә тота. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта полимербетоннан уң һәм сул як юллардагы терәкләрдә деформацион җөйләр янында күчмә зоналар кору һәм киртәләр урнаштыру эшләре бара.
«Тихорецкая һәм Лодейная урамнарында Техническая урамына кадәр әзерлек эшләре дә дәвам итә. Аерым алганда, ком һәм геоятьмәдән түшәмә катлам җәю эшләре башкарылган, вак таштан нигез салынган. Шулай ук 500 квадрат метр мәйданлы тротуарларда җир катламы һәм ком урнаштырылган, 500 метр борт ташы һәм 7 люк монтажланган», − дип сөйләделәр Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә.
Шул ук вакытта чистарту корылмаларындагы төзелеш эшләре тулы куәтенә бара: түшәмә плитәләре бетонлаштырылган, алынмалы-куелмагы тышча демонтажлана һәм гидроизоляция ясау өчен конструкция әзерләнә. Икенче этапта инженерлык челтәрләре урнаштырыла: 137 метр яңгыр канализациясе салынган, траншеялар ясау, газүткәргеч һәм су белән тәэмин итү торбалары, шулай ук электр белән тәэмин итү линияләре урнаштыру эшләре башкарыла. Территорияләрне яшелләндерү эше алып барыла. 857 агач һәм 3107 куак утыртылган.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, җәелгән асфальт-бетон өслекләренең һәм кулланыла торган төзелеш материалларының сыйфатын контрольдә тоту төзелешнең барлык этапларында да башкарыла. Инспекторлар башкарылган эшләрнең проект документларына туры килүен һәм башкарылган эшләр күләме буенча барлык башкарма документларның булуын тикшерә.
Арчада социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа 18 фатирлы торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә туры килүе турында бәяләмә алды. Тиздән 18 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычларын кулга алачак. 3 катлы торак йортның гомуми мәйданы 2219,5 кв. метр тәшкил итә. Ул Максим Горький урамы, 44 адресы буенча урнашкан. Территориядә балалар мәйданчыгы бар, төзекләндерү кысаларында газон урнаштырылган. Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.