ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән Казан балалар бакчасын комплекслы тикшерә башлады

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 15 октябрьдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанның Петр Полушкин урамындагы «Седьмое небо» торак комплексында урнашкан, 220 урынга исәпләнгән 187 номерлы «Киләчәк» («Будущее») балалар бакчасының төзелеп бетүе турындагы хәбәр буенча тикшерү үткәрә башлады. Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.

Комплекслы тикшерү кысаларында, расланган проект документациясе буенча, мәктәпкәчә учреждениегә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча мониторинг үткәрелде.

Яңа бинада инспекторлар янгын вакытында сигнализация һәм хәбәр итү системаларының, төтен суырту системаларының эшкә сәләтлелеген, сигналның янгын сагы пультына барып җитүен тикшерде.

Инспекторлар санитар нормаларны үтәүгә аеруча игътибар итте – санитар-техник җиһазларның тулы җыелмасы һәм аларның дөрес итеп урнаштырылуы, биналарның эчке бизәкләү эшләре, уку зоналарында уен биналарының яктыртылуы, медицина һәм дезинфекция җайланмалары булу-булмавы каралды.

Бинада 12 төркем проектланган. Балалар бакчасының беренче катында ясле яшендәге балалар өчен төркем ячейкалары, азык-төлек блогы, медицина кабинеты урнашкан. Икенче катта музыка залы, урта һәм өлкән яшьтәге балалар өчен төркем ячейкалары, административ бүлмәләр урнашкан. Урамда күләгәле әвеслекләр белән мәйданчыклар урнаштырылган, кече архитектура формалары белән уен мәйданчыклары җиһазландырылган, куаклар утыртылган, газон ясалган.

 «Татарстанда төзелә торган социаль объектларны без аерым контрольдә тотабыз. Балаларның куркынычсызлыгы барыннан да мөһимрәк. Балаларга заманча бинада уңайлы булачак. Яңа балалар бакчасы ачылу белән биредә яшәүчеләрнең балаларын йорт янындагы мәктәпкәчә учреждениегә йөртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов.

Бинаның гомуми мәйданы 3738,7 квадрат метр тәшкил итә. Балалар бакчасы типик проект буенча төзелгән, әмма махсус мәктәпкәчә учреждение өчен интерьерның уникаль дизайны кулланылган. Һәр төркем ячейкасының үз исеме бар: «төзүчеләр», «коткаручылар», «почемучки» һ.б. Балалар бакчасында хәтта космос почмагы да бар, анда кояш системасы планеталары һәм йолдызлыклар белән танышырга мөмкин. Шулай ук мәктәпкәчә учреждениедә билгеле бер чикләмәләре булганнар өчен лифт һәм куркынычсызлык зонасы да бар.

Тикшерү узган вакытта кисәтүләр ачыкланмаса, киләсе этапта әлеге объектка Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Бу исә объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу мөмкинлеге бирә, шуннан соң 220 сабый балалар бакчасына йөри башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International