29 сентябрьдә ТР ДТК инспекциясе каршындагы Иҗтимагый советның zoom-конференция форматында чираттагы утырышы булды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең канализациянең биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп кору объектында ахыргы тикшерүе бара. Коммуналь билгеләнештәге объект Казанның Идел буе районындагы Магистраль урамында урнашкан.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ поликлиникасы» төзелеш объектының проект документларына туры килү-килмәве турында бәяләмә бирүгә әзерлек эшләре алып бара.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казанның Вахитов районы, Заслонов урамы буенча 40 нчы күпфатирлы торак йортка проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
2001 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге турында» 688 номерлы карары белән, дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге органнарының хокукый оешу корылышын камилләштерү, биналарның һәм корылмаларның төзелеш сыйфатына күзәтчелекне көчәйтү, биналарның һәм корылмаларның ныклыгын, файдаланудагы ышанычлылык дәрәҗәсен тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелә.
2021 елның 30 сентябрендә юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны, шулай ук гражданнарны төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне аңлату мәсьәләсе буенча «Ачык ишекләр көне»нә чакырабыз.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сентябрьт ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
25-26 ноябрьдә XXVII «Санкт-Петербургта Көнчыгыш белән Көнбатыш очраша» халыкара хатын-кызлар конференциясе узачак.
Бу сентябрь көннәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районында КАИның лаборатория корпусына актыккы тикшерү уздыра.
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан, балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында, «Демография» илкүләм проекты составында «Гаилә ипотекасы» (алга таба – Программа) ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.