Санкт-Петербургта Көнчыгыш белән Көнбатыш очраша

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

25-26 ноябрьдә XXVII «Санкт-Петербургта Көнчыгыш белән Көнбатыш очраша» халыкара хатын-кызлар конференциясе узачак.

Егерме алты ел дәвамында Санкт-Петербург социаль-икътисадый институты инициативасы буенча халыкара хатын-кызлар конференцияләре Санкт-Петербургта лидер хатын-кызлар – Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән сәясәтчеләрне, эшкуарларны, галимнәрне, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен җыя.

XXVII Халыкара хатын-кызлар конференциясендә III Евразия хатын-кызлар форумы нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк. Ул глобаль һәм цифрлы фикерләүне үстерүдә алдынгы тәҗрибә алмашу, сәяси, икътисадый һәм социаль өлкәдә дөньякүләм кризисны җиңү мәйданы булачак.

2021 елда конференциянең темасы: «Глобаль чакырулар – хатын-кызлар җавабы». Фикер алышу өчен төп мәсьәләләр:

- Хатын-кыз һәм сәясәт. Гражданлык җәмгыяте һәм дәүләт. 

- Кризисны җиңү максатларында халыкара хезмәттәшлекне ныгыту.

- Хатын-кыз һәм икътисад. Торгызу мәсьәләләрен хәл итү юллары. 

- Хатын-кыз һәм мәгариф. Хатын-кызның киләчәк буыннарны тәрбияләүдә һәм үстерүдә роле.

- Кризистан озак вакытка чыгу өчен иминлек һәм сәламәтлек стратегиясе.

Санкт-Петербургка конференциягә Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләреннән вәкилләр киләчәк, аларга 30дан артык чит илдән, шул исәптән Беларусь, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Швеция, Финляндия, Германия, Латвия, Дания, Һиндстан, Бәһрәйн Корольлеге, Таиланд, Бангладеш, Малайзия, АКШ һәм башка илләрдән хатын-кызлар кушылачак. Конференциянең барлык чаралары да онлайн катнашу мөмкинлеген күздә тота.

Конференция турында тулырак мәгълүматны Санкт-Петербург социаль-икътисадый институты сайтында табарга мөмкин:

http://iwmspb.ru/

https://iwmspb.ru/xxvii-mezhdunarodnaya-zhenskaya-konferenciya-vostok-i-zapad-vstrechajutsya-v-sankt-peteburge/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International