КАИ лаборатория корпусы үз ишекләрен ача

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Бу сентябрь көннәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районында КАИның лаборатория корпусына актыккы тикшерү уздыра.

450,40 кв. метр мәйданлы өч катлы корпус Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 10 нчы йорт адресында урнашкан. Аны төзетүче – «А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе. Проектлаучы – «Волго-Вятский Проектстрой» ҖЧҖ.

Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң, капиталь төзелеш объектына, кисәтүләр булмаган очракта, проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, элеккеге Казан авиация институты (КАИ) 1932 елда оештырыла. Университет статусын уку йорты 1992 елда алган, ә 17 ел узгач – 2009 елның октябрендә милли тикшеренү университеты дигән рәсми статуска ия булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International